Accessibility links

Казанда үлүчеләр саны 2 мәртәбә арткан


халык эсседән кая качарга белми
халык эсседән кая качарга белми

Казанда һава әле дә бик эссе тора. Ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтен чакыртулар арта. Халык нишләргә белмәгәннән, тыелган урыннарда су керә, 10 тапкыр артык бәягә җилләткеч сатып ала. Хәтта төнлә урамдагы утыргычларга да ятып йоклый.


Казанда ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәткәрләрен көн саен 1100-1200 кеше ярдәмгә чакыра икән. Беренче ярдәм машинасы килеп өлгергәнче үлүчеләр саны күп дип хәбәр итә алар. Ешрак өлкәннәр, хроник авырулар белән чирләүчеләр, кызуны күтәрә алмыйча вафат була, ди табиблар.

Казандагы ашыгыч ярдәм хезмәтенең баш табиб урынбасары Марина Воронцова әйтүенчә, үткән елның июль ае белән чагыштырганда, быел июльдә ярдәм чакыртучылар 2 меңгә арткан. Аеруча өлкәннәр өчен һава торышын күтәрү бик авыр, ешрак алар ярдәмгә мохтаҗ.
“Барлык авырулар буенча да ярдәм чакыртулар артты. Иң күп чакыртулар кискен ярдәм күрсәтүгә бәйле, йөрәк, кан басымы, кояш сугу һәм эчәк инфекциясе белән авыручылар саны артты. 71 яшьтән өлкәнрәк булган картлар эссене авыр кичерә, алар арасында үлүчеләр саны күпкә артты”, ди Воронцова.

“Tatar- inform” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, “Ритуал” дип аталган җирләүне оештыручы оешма соңгы ике атнада көненә 70-75 кешене җирләргә ярдәм иткән. Гадәттә бу сан 30-35 кенә булган. Димәк, кызу көннәрдә үлүчеләр саны 2 тапкыр арткан.

Халык эсседән кая качарга белми

Казанда яшәүче Руслан өйләрендә җилләткеч янып чыккач, 2 көн шәһәр кибетләреннән кондиционер яки җилләткеч эзләгән, әмма таба алмаган, ди. Кибетләрдә мондый “купшылык” инде күптән юк дигәннәр аңа. Бәлки 2 -3 атнадан булыр дип, телефон номерын калдырырга кушканнар. Кондиционер алсаң да, куюга чират тезелгән, бары тик октябрь башында гына киләчәкләр икән.

Кешеләрнең мондый эсседән “беренче ярдәмчесе” җилләткечне бары тик базарда гына табып була, ди Руслан. Анда да искене сатып алып сатучылар гына бар. Кыш көне 200-300 сум торган кечкенә вентиляторлар да кеше кулыннан алганда 1200-1500 тора икән. Ә яңалары бөтенләй 4000 сум, ди ул.

Казан халкы бу кызуны ничек чыдап үткәрергә белми. Инде июль аенда ук, Роспотребнадзор оешмасы тарафыннан, кызуда судагы бактерийлар үрчү сәбәпле, елга-күлләрдә коену тыелган иде. Шулай да кешеләр хәзер инде мондый тыюларга колак салмый. Әзгә генә булса да бу эсседән качарга кирәк бит. Кичләрен Казансуда да кеше мыжлап тора, хәтта кечкенә балалары белән дә коена. Табиб Марина Воронцова эчәк инфекциясе эләктерү, агулануның, тән инфекциясе барлыкка килүнең сәбәбе нәкъ шунда ди.

Казанның Адоратский урамындагы йортларның берсендә яшәүче Лилия иртәнге сәгать 5 тә урамга һава суларга чыга. Минем кебек эсселек корбаннары бу вакытта күп, аларга хәтта утыргычлар да җитми, ди.

“Иртән-иртүк кешеләр йорт тирәсендәге утыргычларга чыгып йоклый, мәсәлән хатыны ятып йоклый, ире янында утыра, яки әнисе утырып һава сулый, баласын йоклата. Иртә торырга өйрәнгән әбиләр дә подъезд төбенә чыгып утыра, иртәнге 5 ләр тирәсендә подъезд төбендә кеше күп, мондый кызуга берсе дә чыдый алмый. Һәркемнең дә өендә кондиционер юк бит, ә фатирда икенче “мунча”. Шәһәр кешесе бик җәфалана, авылларда әле ничек тә булса түзеп була, анда һава икенче”, ди Лилия.
XS
SM
MD
LG