Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Татарны йөзгә бүлмәгез!”


Сишәмбе Марат Мөлеков исемендәге татар иҗтимагый үзәге әгъзалары Казанның Ирек мәйданына пикетка чыкты. Алар Русиядә үтәчәк җанисәп алдыннан татарларга булган мөнәсәбәттән канәгать түгел.

Пикетчылар кулларына “Без татарлар. Без 10 миллион. Бердәм булыйк”, “Этноцид татарской нации в Башкортстане – позор”, “Тишков әфәнде, ник татарларны 100гә бүләсез?” “Медведев әфәнде, татарларны юк итүче Ростат карарыннан баш тартыгыз!” дигән шигарьләр иде.

Татарларны бүләләр, урысларны юк

Татар иҗтимагый үзәгенең президиум әгъзасы Ринат Йосыф:
Ринат Йосыф

“Мәскәүдә Тишков әфәнде татар милләтен 100гә бүлгән. Ә урысны бүлми. Кубань, Ставрополь, Дон казаклары, “памор”лар, “вятич”лар бөтенесе урыслар дип санала. Мәскәү бер татарны гына яратмады. Башкортстанда да Рәхимов 250 мең татарны башкорт дип яздырды. Бу мәсьәләләргә нәфрәт белдереп бүген пикетка чыктык”, ди.

Пикетчылар милләтләр исемлегенең кеше көлкесе итеп төзелүенә шакката. Биредә татарлар “татар-урыслар”, “татар-башкортлар”, “Идел-Кама болгарлары”, “Идел-кама булгарлары”, “Идел болгарлары”, “Кама болгарлары”, “Идел булгарлары”, “Кама булгарлары”, “татар”, “татарлар” һәм “татары” төркемнәренә бүленгән. “Бу җүләрлек белән килешеп булмый”, ди пикетчылар.

Милләтпәрварләр борчыла, ә хакимияттәгеләр дәшми

Тарихчы Дамир Исхаков исә, быел “болгар” темасы күп төрләндерелде ди. “Татар-болгар”, “болгар-төрек”, “Кама болгары”, “Самара болгары”, “Сембер болгары” һәм тагын әллә нинди болгарларга шифр-код бирелгән икән.

Гомумән Исхаков бу мәсьәләне искә алырга яратмый. “Әйтәсе сүз әйтелде инде, аны кат-кат кабатлау торудан мәгънә юк. Бу мәсьәләгә галимнәрнең, милләтпәрварләрнең мөнәсәбәте билгеле, әмма җитәкчелекнеке юк. Дәүләт шурасы башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин, Шурада мәдәният, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитет рәисе Разил Вәлиев фикерен ишетәсе иде. Бу проблеманың сәяси ягы бар. Әмма аны беркем дә әйтми”, ди Дамир Исхаков.

Халык турында кайгыртмыйлар

Марат Мөлеков исемендәге татар иҗтимагый үзәге президиумы рәисе Нуриәхмәт Галишан сүзләренчә, илдә халык санын алу геноцидны тикшерү чарасы гына, әмма халык турында кайгырту юк.
Нуриәхмәт Галишан

“Русиядә халык турында уйлау дигән нәрсә юк. Күбрәк талап, урлап, ватып, җимереп, юкка чыгарып, халыкны хәерчелектә калдыру галәмәте бара. Без алдагы сайлауларда татарларның санын һәрвакыттагыча алдап түгел, ә гадел юл белән тикшереп язуларын таләп итәбез. Бу мөрәҗәгать белән Русия президенты Дмитрий Медведев һәм премьер-министр Владимир Путинга хат яздык. Бүген бу хатны Русия президентының Татарстандагы вәкиленә тапшырырга ниятлибез”, ди Галишан.

Бу пикет беренче генә түгел. Ике атна элек әлеге пикетчылар Казан Кирмәне янына татар мәгарифен яклап чыккан иде. Сишәмбе узган пикетта да шулай ук бу мәсьәләгә багышланган шигарьләр дә бар иде.
XS
SM
MD
LG