Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израил ярдәм көймәсенә булган һөҗүмнең дөрес булуын алга сөрә


Израил хәрбиләренең Газзә ярдәм көймәсенә булган һөҗүмен яклаган Израил саклану министры Эһуд Барак, БМО бәйсез тикшерү шурасыннан чигенү белән янады.

Газзәгә ярдәм ташыган көймәгә 31 майда булган һөҗүмне тикшерәчәк БМО шурасы бүген башлана. Израил тышкы эшләр министры Эһуд Барак, шура әгәр һөҗүмне оештырган хәрбиләр белән күрешү турында басымны арттырса, моны булдырмау өчен Израилнең шурадан баш тарта алачагын белдерде.

Израил хәрбиләренең һөҗүмдә 9 кешене үтерүеннән соң, халыкара җәмәгатьчелек Израилгә Газзәгә булган чикләүне җиңеләйтергә һәм һөҗүм турында БМО тикшерүен кабул итәргә басым ясады.
XS
SM
MD
LG