Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сафаҗайда өмет бар


Авылның рәсми исеме -- Красная Горка. Күрше урыс халкы аларны Сабачий Овраг дип тә атый. Сафаҗайлар авылларын барыбер үзләренчә -- Сафаҗай, диләр.

Сафаҗай авылы Сергач якларындагы өч дистәләп татар авыллары арасында Казанга иң якыны, чөнки ул өлкәнең көнчыгышында урнашкан. Сафаҗайдан Сура елгасына берничә дистә чакрым гына. Өлкәдәге башка татар авылларының күпчелеге Кызыл Октябрь районына карый. Берничә авыл Спасс, Сергач районнарына керә. Ә Сафаҗай һәм тагы ике татар авылы Пильнә районында булып санала. Бүлгәләгәннәр татар авылларын. Иске күлмәкне ертып-ертып ничек өстәл чүпрәге итсәләр, өлкәдәге татар авылларын да шулай бүлгәләгәннәр. Ә бит вакытында өлкәдә татар милли районы булган.

Сергач якларында ташланган, кояшта кара янган йортлы урыс авыллары бар.Тәресе бер якка янтайган, ярымҗимерек чиркәү. Берле-икеле кешесе күренгәли. Халкы шул ук Мәскәүгә тайган. Яхшы тормыш, җиңел тормыш, нужасыз көнкүреш эзләп киткән ул халык. Авыл яшеллектә утыра. Капка алларын чирәм баскан. Татарда бит, ишегалдыңны чирәм бассын дигән рәнҗү бар. Бу авылларга кемдер рәнҗеше төшкән күрәсең. Кемнеке икәнен дә чамалап була.

Шул ук юлдан татар авылына килеп чыгасың. Авыл басуында ук түбәсенә хилял куелган матур капка. Бераз баргач, ике-өч катлы йортлар, кыйммәтле машиналар, нур бөркеп торган өр-яңа мәчетләр күренә башлый. Асфальт сирәк анысы, әмма халык үз акчасына таш җәйгән. Монда да халык Мәскәүгә китә. Әмма, ул анда акча туплый, байый, урнаша һәм туган авылына кайтып, җәйләү өчен генә булса да, ызба гына түгел, тулы бер утар төзи. Монысы – татар гадәте.

Сафаҗай Нижгар татарларының олы авылларыннан санала. Көндәлек матбугатта да, халык арасында да бу яктагы татарларны Сергач татарлары диләр. Сергач – Мәскәү юлы өстендәге бер кечкенә шәһәр һәм анда татарлар саны гомумән берничә йөздән артмый. Әмма, халык теленә шулай кереп калган. Моннан тыш, әлеге як татарларын “мижгарлар” дип тә йөртәләр. Бу терминга да берничә аңлатма бар. Кайберәүләр Нижний Новгород сүзе кыскартылып “нижгар”га калган, соңрак ул “мижгар” әйтелешенә күчкән диләр. Кайсыбер галимнәр исә, “мижгар” сүзе борынгыдан ук килгән атама, моңа Түбән Новгородның катнашы юк дип баралар. Мижгар, мишәр атамаларының уртак яңгырашын моңа нигез итеп куялар.

Ничек кенә булмасын, Сафаҗай шушы “цыкылдап” торган мишәр татарларының иң данлыклы авылларының берсе. Дан һәм шөһрәт әлеге авылга хәзер генә иңмәгән. Гасырлар дәвамында тупланган мая ул. Элек тә, хәзер дә татар мәдәнияте өчен олы кешеләр биргән бу авыл. Мәсәлән, танылган ислахчы, дин галиме, тарихчы һәм мәгърифәтче – Хөсәен Фәезхани. Сафаҗайда аның кабере дә бар. Аның энесе Габделгалләм Фәезхани турында исә бик аз кешеләр белә. Әмма, галимнәр фикеренчә, заманында икътисад фәне буенча аның кебек галимнәр урыслар арасында да булмаган.

Бүген дә Сафаҗай калышмый. Финляндия имамы Рамил хәзрәт Биляев, Мәскәүдәге танылган яшь имамнар, берничә телдәге дини китаплар авторлары Ринат һәм Илдар Аләутдиновлар, “Мәдинә” нәшрияты мөдире Илдар Нуриманов. Әйе, Сафаҗай бүгенге көндә дә милли, бер үк вакытта дини дә булган татар гыйлем ияләрен бирә тора.

Бу якларда миллилек аерым, динилек үзенә дип карамыйлар. Соңгы елларда татарга кергән тагын бер яман термин – “дөньяви” дигәне дә монда юк. Дөньяви-бакыйлык татар-мөселман өчен бер итеп үрелгән чәч толымы, аркан монда.

Сафаҗай милли мәктәбе

Мәктәп мөдире – Рамил Мусин
Сафаҗайда мәктәп кайчан барлыкка килгән? Әлбәттә мәчет төзелгәч үк инде. Ә инкыйлабка кадәр бу авылда 7 мәчет була. Димәк җиде мәктәп тә эшләгән. Алай гына да түгел, мишәр яклары өчен нонсенс булган хәл – Сафаҗайда инкыйлабка кадәр үк җәдиди мәктәп гөрләп эшләп килгән. Бер яктан караганда, моңа аптырарга да кирәкми. Хөсәен Фәезхани омтылган яңа уку калыбы үз авылында да булмаса... Дөрес, җәдиди мәктәпне башка кеше Хәбибулла хәзрәт белән аның улы Мөхсин тотып барганнар.

Ә бүгенге көндә мәктәпнең хәлләре белән Хөсәен Фәезхани исемендәге Сафаҗай урта мәктәбе мөдире Рамил әфәнде Мусин белән әңгәмә кордык:

“Менә бу яңа мәктәп бинасы 1975 елда ачылды. Авылда 1968 елдан бирле урта мәктәп эшли. Элек иске бинада иде. Җитмешенче еллардан бирле өч катлы зур мәктәп бинасында эшләп киләбез. Бу бина 640 урынга исәпләнгән. Хәзерге вакытта мәктәптә 256 бала укый. Быел 27 бала унберенче сыйныф тәмамлады. 32 бала тугызынчы сыйныфны бетерде. Элегрәк балалар әлбәттә күбрәк иде. Без укып бетергәндә мәктәптә 999 бала иде. Ә миңа хәтле бер-ике ел элек 1200 бала иде бездә. Ике сменада укыдык”.

Бала саны кимү турында мәктәп мөдире белән фикер алыштык. Моңа халыкның Мәскәүгә китүе белән бергә балаларның аз туа башлавы да тәэсир итә икән. Шулай да сүзебез мәктәп турында иде:

“Безнең мәктәп милли мәктәп булып санала. Хөсәен Фәезхани исемен йөртә ул. Мәктәбебез 1999 елда өлкәдәге милли мәктәпләр арасында беренче урынны яулады. Безнең укучыларыбыз һәр елда төбәктәге татар теле һәм әдәбияты буенча узган бәйгеләрдә катнашалар, һәр ел призлы урыннар алып кайталар. Дәүләт соңгы елларда татар китапларына акча бирде. Хәзерге вакытта милли китаплар белән тулысынча тәэмин ителгәнбез”, ди мәктәп мөдире Рамил Мусин.

Мәктәп тәмамлаучылар төрле һөнәр сайлыйлар, Мәскәүгә, Түбән Новгородка, Казанга да укырга китәләр. Әмма туган нигезләрен онытмыйлар.

Бу якларда Мәскәүгә киткән кешеләрне “мәскәүце” диләр. Сафаҗайда да андый мәскәүчеләр хәзер шактый. Элек киткәннәре дә, хәзер китеп баручылары да күп. Менә авылдагы 1100 йортның икейөзләбе шуларныкы. Бу яңа җиргә төзелгән яңа утарлар.

Сафаҗай шулай итеп мәскәүләшә бара. Әмма, канмы бу, ана сөте белән кергән мәхәббәтме, әллә тарихи үзаңмы, ә бәлки бөтенесе бергә кушылган, туганда ук аң астына салынган яшәеш кыйммәтләре тупланмасымы, Сафаҗайларга бөтенләй мәскәүләшергә ирек бирми.

Менә сафаҗайлар тотканнар да Мәскәүдә үзләренең “илчелекләрен” булдырганнар. Әмма монысы инде аерым әңгәмәгә лаек мәсьәлә.
XS
SM
MD
LG