Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Беларустан авыл хуҗалыгы товарларын алмакчы


Татарстан Беларустан авыл хуҗалыгы товарларын алу белән кызыксына. Бу хакта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Беларус республикасы премьер-министры Сергей Сидорски белән очрашу вакытында әйтте.

Бүген Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бер көнлек кенә эш сәфәре белән Беларус башкаласы Минскига килде.

БелаПан хәбәр итүенчә, Миңнехановның Сергей Сидорски белән сөйләшүләрдән тыш, ил президенты Александр Лукашенко белән дә очрашуы каралган.

Ә беренче чиратта Татарстан президенты Җиңү һәйкәленә чәчәкләр куйды.

Эш сәфәре азагында Миңнеханов Сидорски белән “Минск-Арена” спорт комплексын караячак.
XS
SM
MD
LG