Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәүзия Бәйрәмова: “Бәйсезлек фикереннән баш тартмадым”


Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

Язучы, тарих фәннәре кандидаты Фәүия Бәйрәмова Татарстан мөстәкыйльлеге турында декларация кабул итүнең 20 еллыгын, үзенең 60 яшен хөкем карарын үтәү вәзгыятендә каршы ала. Хокук органнары тарафыннан даими күзәтүдә булган язучы, сәясәтче үзенең эшчәнлеген туктатмаган.

Фәүзия Бәйрәмованың милләтара низаг тудыруда гаепләнеп, 282 маддә нигезендә хөкем ителүенә ярты ел чамасы вакыт узды.

“Хөкем эше сәяси күрсәтмә белән башкарылды. Бәйсезлек дигән өчен, көрәшкән өчен мине генә түгел, татар милләтчеләрен, бәйсезлек фикерен хөкем иттеләр. Мин, аңа карап татар зыялылары бәйсезлеккә омтылышларыннан баш тартмас, дип уйлыйм. Үзем дә бу уйдан баш тартмадым. Татар халкы бер милләттән дә ким түгел, аңа үз дәүләте кирәк. Алга таба да шуның өчен көрәшәчәкмен”, дип белдерде Бәйрәмова "Азатлык"ка.

Хөкем җәзасы ничек үтәлә

Чаллы мәхкәмәсе Фәүия Бәйрәмовага 1 ел шартлы хөкем чыгарган иде. Шушы карардан соң Фәүзия ханым һәр айның икенче сишәмбесендә хөкем җәзасын үтәү идарәсенең Чаллы бүлегендә теркәлү уза. Яңадан айга бер тапкыр Чаллы милициясендә күренергә тиеш. “Таш яуса да, үлем түшәгендә булсаң да, бу шартларны үтәү зарур. Имзамны куям. Кая барсам да гариза язарга туры килә”, ди Бәйрәмова.

Хөкем җәзасын үтәү идарәсе, Чаллы
Моның өстенә язучыга 1 ел сынау шарты да бирелгән. “Сынау”ның нәрсә икәнен аңлатуны сорап, бик күп урынга мөрәҗәгать иткән ул, ләкин тулы җавап бирүче таба алмаган. Шулай да “сынау” дигәнен артык сөйләргә, артык язарга тиеш түгел, дип кабул итә сәясәтче.

Шунысы да игътибарга лаек, Бәйрәмовага мәхкәмә карары булганнан соң, милли хәрәкәт вәкилләренә яңа мәхкәмә эшләре кузгатылу хакында хәбәрләр ишетелмәде кебек.

“Миңа җәза биреп, башкаларныкын туктатып торганнардыр, дип уйлыйм. Шулай булсын, XVIII гасырда Батырша хәзрәтне җәзалаганнан соң күп кенә мөселманнарга бераз җиңеллек килә, хөкем эшләрен туктатып торалар. Лидерларны хөкем иткәч, империя бераз тынычланып тора, тарихта бу билгеле. Әмма моңа карап тынычланырга ярамый”, дигән фикере бар язучының.

Элеккегә караганда да күбрәк эшли

Кайбер кешегә авыр шартларга эләккән очракта илһам килә, иҗади эшчәнлеге бермә-бер көчәя. Хөкем карары Фәүзия Бәйрәмованың хезмәтен көчәйтүгә дә этәргеч биргән икән.

“Шушы 6 ай эчендә мин гаризалар язып Вологда, Чиләбе, Оренбур һәм Свердлау өлкәләре архивларында эшләдем. Авылларда татар җәмәгатьчелеге белән очраштым. Шулай да була иде: биредәге татар авылларына бер баштан мин керсәм, икенче баштан башкортлар килеп керә иде. Алар җанисәп алдыннан татар авылларын башкорт авыллары итеп күрсәтергә тырышса, мин дә халык белән очрашуларда сүземне әйттем. Хөкем иттеләр дип, кул кушырып утырмыйм. Элеккегә караганда да күбрәк язам. Әле генә “ГУЛАГ – яралы язмышлар” дигән китабым чыкты. Хөкем эшләренә кагылышлы тагын бер китап әзерлим. Әмма 60 еллыгыма әдәби әсәрсез киләм”, дип борчыла язучы.

Фәүзия Бәйрәмованың әйтүенчә, Чаллы мәхкәмәсенең хөкем карары аның яклаучысы тарафыннан халыкара мәхкәмәгә яңадан карау өчен тапшырылган.
XS
SM
MD
LG