Accessibility links

Кайнар хәбәр

Скинхедларга хөкем карары чыкты


Гаепләнүчеләрнең берсе соңгы сүз вакытында: “Нәкъ бу вакытта кирәкмәгән урынга очраклы рәвештә эләккән кеше мин”, дип белдерде. Икенчесе, үзен гаепсез дип санаганы: “Миңа мәхкәмә карарны алдан әзерләп куя дип әйткәннәр иде, шулай икән”, диде. Өченчесе дәшмәде.

Казан шәһәре Совет районы мәхкәмәсе “антифашист”ларга һөҗүм иткән өч скинхедны хөкем итте. Мәхкәмә “Казак” кушаматлы скинхедлар башлыгы Дмитрий Новиковны өч ел ярымга каты шартлардагы төрмәгә ябу карары чыгарды. Икенчесе шартлы рәвештә ел да тугыз айга ирегеннән мәхрүм ителә. Аңа елъярымлык сынау вакыты бирелә. Өченчесе, балигъ булмаганга, 100 сәгать мәҗбүри эшләргә тиеш.

Тикшерү белдерүенчә, 28 гыйнвар көнне 20 сәгать 45 минутта такырбашлар (“фашистлар”, “фа”, скинхедлар) Казанның Сахаров урамы тукталышындагы “Шаурма” кафесы янына килә. Алар шунда рәсми булмаган хәрәкәт “антифашист”лар вәкилләрен күреп алып аларга һөҗүм итәләр.

Бу ике хәрәкәт арасында моңа кадәр үк инде каршылыклар һәм бер-берсен күрә алмау булгалаган иде.

Такырбашларның берсенең кулында нәрсәдер булган. Ул шуның белән кыйнаган. Нәтиҗәдә тән җәрәхәте алган “антифалар” Казанның ашыгыч ярдәм хастаханәсенә мөрәҗәгать иткән.

Әлеге бәрелеш вакытында такырбашлар араларыннан берәүгә берничә тапкыр “Казак” дип дәшкәннәр. Ул “Сопротивления” дип аталган рәсми булмаган оешма башлыгы Дмитрий Новиков булып чыккан.

Интерфакс белдерүенчә, Эчке эшләр министрлыгы вәкиле “зыян күрүчеләр милиция хезмәткәрләренә, 20 кешелек скинхедлар төркеме һөҗүм итте” дип әйткән.

Тикшерү өчесенә хөкем карары чыгарылды, әмма алар күбрәк тә булырга мөмкин, дип белдерә. Хөкем ителгәннәр 10 көн эчендә шикаять язмаса, карар үз көченә керә.
XS
SM
MD
LG