Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фаик Таҗиев: “Президент булырга теләмәгәннәр эшеннән китсен”


Фаик Таҗиев
Фаик Таҗиев

Рамзан Кадыйровның “Русиядә президент исемен йөртүче шәхес берәү генә булырга тиеш” дигән фикере Чаллы милли оешмаларында каршылык уятты. Милли Мәҗлес депутаты Фаик Таҗиев җөмһүрият җитәкчеләренең президент атамасыннан баш тартырга хаклары юк дип саный.

Милли Мәҗлес депутаты Фаик Таҗиев болай дип белдерде: “Җөмһүрияттә президентлык берәмлеге халык ихтыяры белән булдырылды, Конституцияләрдә теркәлде. “Президент” сүзе – кануный”.

Әлеге фикерне ул Русиядә, җөмһүрияттә кабул ителгән кануннарга, Конституцияләргә нигезли. Фаик әфәнде президентларның дәрәҗәсен төшерүне хупламый, киресенчә, аны ныгыту, күтәрү ягында тора:

“РФ Конституциясендә “Җөмһүрият (дәүләт) үз Конституциясенә һәм кануннарына ия” диелгән. Шуннан чыгып, һәр җөмһүрият үз президент берәмлеген Конституция, канун нигезендә теркәткән. Бу канунны Рамзан Кадыйров та, Рөстәм Миңнеханов та боза алмый. Русиядә җөмһүрият президентлары дәрәҗәсен түбән төшерә башлаганнар икән, моны Татарстан Конституциясе нигезендә яңадан үстерергә, тулыландырырга тиешбез”, ди Таҗиев, һәм ул президентны башка исем белән атауга каршы. “Президент исеме медаль дә, мактау кәгазе дә, шәхси исем дә түгел. Президент булырга теләмәүче эшеннән китәргә тиеш”, дигән фикерне ассызыклый Фаик әфәнде.

Җил кай тарафтан исә

Чаллы ТИҮ рәисе Рәфис Кашапов президент атамасын бетерү артында Русия премьер-министры Владимир Путин тора дип фаразлый.

Рәфис Кашапов
“Владимир Путин Русия империясен торгызу, субъектларны бетерү өстендә эшли. Президент постларын бетерү дә аның сәясәтенә туры килә. Кавказ җөмһүриятләре президентлары “президент” атамасын бетерүгә дәррәү күтәрелгән икән, бу вәзгыять Идел буена да киләчәк.

Президентлыкларны бетерүнең сәбәбен шуннан күрәм: Русиянең җитәкчеләре чит илләрдә даими булалар, анда бу вәзгыятьне аңлый алмый торганнардыр. Русиядә президентлар хисапсыз, Идел буенда, Уралда, Кавказда һәм башка төбәкләрдә. Бу урында Русия хакимияте уңайсыз хәлдә кала, бу аларны кыерсыта торгандыр.

Җөмһүрият җитәкчесен кем генә дип атасак та, ул хәзерге вакытта дәрәҗәле кол хәлендә. Чечня халкына килгәндә, Доку Умаров сугышчылары мондый үзгәрешкә каршы, дип уйлыйм. Чечняның беренче президенты Җәүһәр Дудаев, аннан соңгы Аслан Масхадов үз халкы хәтерендә якты эз калдырды”, дигән фикердә тора Кашапов.

Русиядә чын президентлар күренми

“Җөмһүрият җитәкчеләрен президент, наместник, ставленник, теләсә кем дип атасак та, алар үз халкын саткан, Мәскәү Кремленә буйсынып утыручылар. Монда яңалык юк. Русиянең үзендә дә чын президент булмады. Михаил Горбачевны депутатлар сайлады. Борис Ельцинны икенче тапкыр сайлауда хәрәмләшү булды. Владимир Путинны Ельцин куйды. Чын президент сайлаулары булмады.

Кавказ җөмһүриятләре җитәкчеләре президент сүзеннән баш тарта икән, бу – бергәләшәп Русиядән таю ягын караудыр, Русияне таркатуда “селкетү” җайланмасы булып торадыр. Русия таркала калса, безгә үзебезнең ханны сайларга туры килмәгәе. Хәзерге президентларга нинди генә исем кушсак та, алар Кремль сатлыклары булып калалар. Үз халыкларын сатып, талап ятачаклар. Моңа мисаллар күп”, диде “Азатлык”ка язучы Фәнзаман Баттал.
XS
SM
MD
LG