Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түбән камалар татар мәгарифен аеру ягында


Зәкәрия Әхмәтҗанов
Зәкәрия Әхмәтҗанов

Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе быел Түбән Камада уздырыла. Әлеге чара 20 августка билгеләнгән. Анда милли мәгариф турында сүз булырмы, әлегә билгесез. Татарча белем бирүнең торышы күпләрне борчый, укыту торышын күтәрү хакында уйланулар белән бергә тәкъдимнәр дә әйтелә. Түбән Камада татар мәгарифен булдыру турында фикерләр ишетелә башлады.

Татарстан укытучылары Түбән Камага җыелачак. Бу шәһәрнең үзендә татарча укытуның үткәне һәм бүгенге торышы нинди?

“Элек татар мәктәпләренә балаларны өйдән-өйгә йөреп җыйдык. Хәтта куып та чыгаралар иде. Татар гимназияләре мөдирләрдән дә уңмады, милли җанлы булмадылар, шуңа да бирештек”, ди Түбән Кама аксакалы Зәкәрия Әхмәтҗанов.

Рифкать Муллин 38 ел буе Чаллы һәм Түбән Кама гимназияләрендә мөдир, укытучылар әзерләү көллияте җитәкчесе булган кеше. “Русиянең мәгариф отличнигы” исемен йөртә. Татар конгрессының Түбән Кама бүлегенең башкаручы җитәкчесе. Ул аерым татар мәгарифен булдыру фикерен хуплый.

Рифкать Муллин
“Без Русиядә яшибез. Шуңа милли мәгарифебезнең рәвеше генә бар. Анысын да бетерергә уйлыйлар. Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) безне тәмам ега. Татар мәктәпләре Түбән Камада, Чаллыда, Казанда да урысчага күчеп бара. Авылда мәктәпләр бетеп бара, укучы юк. Авылда урта мәктәпне саклау зур дәрәҗә иде. Соңгы 5 елда урта мәктәпләребез бетә. Аларны саклау – төп бурыч. БДИнын хәзер татарча бирү шартын кую зарур. Аны эшләп була.

Түбән Камада укытучылар әзерләү көллияте бар иде. Анда татар мохите бетте. Чөнки бер урыс баласы өчен урысча укытуга күчтеләр. Моңа Татарстан мәгариф министрлыгы гаепле.

“Безнең мәгариф министрын инглиз телен яхшы белә, чит илләрдә чыгыш ясый”, дигәч, бер бабай әйтте миңа, татарча белмәгәч, аның инглизчәсе ни пычагыма, диде. Мәгариф башында мондый кешеләр барында алга китеш булмаячак. Министр Сингапур тәртибен, мәктәпләрне азайтуны безгә дә кертмәкче. Сингапурда авыллар саны ничә икән? Шуңа, Түбән Кама ТИҮ рәисе Хәлил Әюпов татар мәгарифен аеру тәкъдимен күтәрә. Әйе, мондый мәгариф 1917 елга кадәр булган”, ди Муллин.

Рифкать Муллин Түбән Камада булачак август киңәшмәсендә татар мәгарифенә карашын белдерә алырмы, билгесез. Үзе әйтүенчә, әлегә ул киңәшмәгә чакыру алмаган.
XS
SM
MD
LG