Accessibility links

Кайнар хәбәр

Журналистлар милләт хакында язарга өйрәнә


Семинар утырышы
Семинар утырышы

“Милли тематика – мәгълүмат чараларында”. Үткән атнада Ижауда халыклар Дуслыгы йортында әлеге темага багышланган семинар-тренинг булып узды. Анда Удмуртия, Башкортстан, Мордовиядән төрле мәгълүмат чараларында милли темаларны яктыртучы журналистлар катнашты.

Укуларны журналистларның этникара гильдиясе, Русиянең төбәкләр үсеше министрлыгы, Удмуртиянең милли сәясәт министрлыгы белән берлектә оештырды. Өч көнлек семинар кызыклы һәм мавыктыргыч итеп алып барылды.

Удмуртиядә татар телендә нәшер ителүче “Яңарыш” газеты хезмәткәре Альбина Шәйхетдинова һәм Башкортстан иярчен телевидениесендә башкорт телендә балалар тапшырулары авторы Зөлфәт Ишбаев – яшь журналистлар. Алар үзләре өчен бик күп мәгълүмат алуларын җиткерде.

“Милли тематика – мәгълүмат чараларында” дип аталган семинар үткәрү нияте “СМИротворец” дип аталган бәйгедән соң туа. Бу бәйгедә этник темаларны яктыртучы мәгълүмат чаралары катнашкан. Журналистлар теләкләрен исәпкә алып, гильдия семинарлар уздырырга карар кабул иткән. Бу семинар-тренингның беренчесе Сыктывкар шәһәрендә үткән иде. Киләчәктә бу юнәлештә эшне тагын да югарырак дәрәҗәдә алып барырга ниятли журналистларның этникара гильдиясе җитәкчесе Маргарита Лянге.

Маргарита Лянге
“Башта безгә ниндидер стандарт булдыру кирәк иде. Шуңа бәйге игълан иттек. Аннан соң семинар-укулар килеп чыкты. Алар бергә барачак. Семинарларда милли мәсьәләләрне яктыртучы журналистларның берлеге булыр дип ышанам. Журналистлар төрле төбәкләрдә булып үз иле, ватаны турында күбрәк мәгълүмат бирә алачак. Бу инде үсеш өчен тагын бер адым”, диде Маргарита Лянге.

"Иң мөһиме, Русиянең төбәкләр үсеше министрлыгы әлеге семинарны уздыру өчен финанслар бүлеп бирде. Русия радиосында эшләүче журналистларга милли тормышны яктырту максатыннан башка төбәкләргә чыгуга финанс каралмаганда, әлеге укуларга акча бирелүе – үзе әһәмияткә ия”, диде семинарны оештыручы Маргарита Лянге. Киләчәктә дә, бюджет кыскартылуга карамастан, бу юнәлештә эшне дәвам итәчәгенә ышандырды ул.

Маргарита Лянге үзе “Россия” радиоканалында милләтләргә багышланган тапшырулар алып баручы. Ул бу уңайдан тупланган тәҗрибәсе белән уртаклашты. Семинарда бу өлкәдә еш кабатланган хаталарга игътибар ителде.

Удмуртия җирлегендә этник темаларга язучы журналистлар күп очракта үз халкына үз милләте турында сөйли. Янәшәдә гомер итүче күршеләре хакында, аларның этник үзенчәлеге турында сәхифәләр бик сирәк очрый.

Удмуртиядә татар телендә нәшер ителүче “Яңарыш” газеты хезмәткәре Альбина Шәйхетдинова көндәлек эш белән мавыгып, башка милләтләрне күрмибез, алар хакында язмыйбыз, дип кайгырды. Моңа яшьләр битендә игътибар итәчәкмен, диде. Ә бәйгеләргә килгәндә, башка оешмалар милли темаларны яктырткан номинацияләр игълан итми. Гильдия бәйгесенә милли темага багышланган язмаларыбызны җибәрәчәкбез дигән фикерен җиткерде Альбина Шәйхетдинова.

Башкортстан һәм Мордовия мәгълүмат кырында да шул ук хәл кабатлана. “Башкортстан” иярчен телевидениесендә башкорт телендә балалар өчен тапшырулар алып баручы Зөлфәт Ишбаев та башкортларга күбрәк игътибар бирелә дип билгеләде.

Зөлфәт Ишбаев
“Монда халыкара аралашу, үзеңнең милли йолаларыңны тергезү генә түгел, башка халыкларга үзеңнең мәдәниятеңне күрсәтә белү дә мөһим. Яңа ысуллар белән тамашачыларны, радио тыңлаучыларны кызыктыру, һәм яшьләрне үгетләү әһәмиятле дип уйлыйм.

Журналистларның этникара гильдиясе, минем уйлавымча, кирәк. Әлегә Башкорт телевидениесендә күбрәк башкортлар турында сөйләргә тырышалар. Башкорт мәдәнияте, йолалары турындагы тапшырулар башкорт телендә бара. Безнең җөмһүрияттә яшәгән башка милләтләргә игътибар җитми. Бу семинарда бүтән халыкларга үз милләтеңнең тарихын, гореф-гадәтләрен күрсәтү һәм чагыштырып таныштыру турында сөйләделәр.

Икенче милләтләрнең йолаларына, тарихына кызыксыну уяту һәм үзеңнең милләтеңне хөрмәт иткән кебек башка милләтләргә дә шундый караш булдыруны максат итеп куярга кирәклеген өйрәттеләр”, диде Зөлфәт.

Удмуртиядә балалар өчен удмурт телендә чыгып килүче “Кизили” (“Йолдыз”) журналы “СМИротворец” бәйгесенең җиңүчеләре исемлегендә. 2010 елда бәйгедә катнашу нияте белән Удмуртиядә татар телендә чыгып килүче “Яңарыш” газеты һәм “Очрашу” радиотапшыруы үз сәхифәләрен дә юллады.
XS
SM
MD
LG