Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алабуга да милли юнәлештән чигенә


Рәфыйк Мәхмүтов
Рәфыйк Мәхмүтов

Алабуга Татар иҗтимагый үзәге чираттагы утырышын уздырды. Анда 20 ел элек булган татар милли азатлык көрәше чорларын искә алдылар. Заманында Алабуга ТИҮе мөстәкыйльлек өчен башланган сәяси-иҗтимагый хәрәкәттә алгы сафта булды. Хәзер милли хәрәкәттә артка чигенү бара.

Мөстәкыйльлек турында декларация кабул ителгәннән соң Алабугадагы алгарыш, еллар узганнан соң артка тәгәрәү турында да фикерләр әйтелде.

Алабуга ТИҮе 1990 елларда татар дөньясындагы милли хәрәкәт эшенә үз өлешен кертте. Алар мөстәкыйльлек өчен башланган сәяси-иҗтимагый хәрәкәттә алгы сафта булды. Ләкин татар милләтенең бүгенге торышы аларны нык борчый. Шәһәр милли хәрәкәте вәкилләренең чәршәмбе киче сөйләшүендә сүз шул хакта барды. ТИҮ рәисе Рәфыйк Мәхмүтов урыс шәһәре саналган Алабугада 90 елларда башкарылган эшләрне зур горурлык белән искә ала.

“Изге эшләребез күп булды. 1990-95 елларда зыялыларыбыз байтак иде. Бу чорда безнең тырышлык белән 2 татар гимназиясе, 1 мәктәп, 5 татар балалар бакчасы ачылды. Аннан соң газетлар, радио ачтык. Милли, дини бәйрәмнәр уздыра башладык.

Гаскәриләрне яклап хәрби берләшмәләрдә тикшерүләр үткәрдек. Алабугада татар мохите зурдан кубып яңарды. Кызганычка каршы безнең бу эшләребез хакимият, Русия сәясәте, ФСБ белән бәйле булды. Хәзер хәрәкәтебез бик авыр хәлдә. Артка чигенү бара. Татар сыйныфлары бетү дәрәҗәсендә, гимназияләр урыс теленә күчте. Татар баласының 70%ы ана телен белми. Ата-ана баласын татар мәктәбенә бирми, киләчәге өчен борчыла”, ди Мәхмүтов.

Заманында Алабуга ТИҮен Тәскирә Шәрипова җитәкләде. Хәзер ул мәрхүмә. Җыенга килүчеләр Тәскирә ханымны да искә алдылар.

90нчы еллар Тәлгать Мөхәммәтшинга милли күтәрелеш дәрт, өмет өстәгән булган, әмма “Шәймиев Татарстан кануннарын Русиянекенә тәңгәл китереп, өметне бетерде”, дип ачынып сөйләде ул.

Рәфыйк Мәхмүтов әйтүенчә, узган ел Алабугада 30 август көнен урысларның “Яблоневый спас”, алма бәйрәменә кушып уздырганнар.

Шулай да Алабуга татарлары татар бәйсезлегенә өметләрен җуймаган: “Иртәме-соңмы, бәйсезлеккә юл ачылыр”, ди журналист Фирдәвес Хуҗин.
XS
SM
MD
LG