Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәчет төзелеше акчаларын җир йотканмы?


"Хәмзә" мәчете имамы Хәмзә Галләмов
"Хәмзә" мәчете имамы Хәмзә Галләмов

Башкортстан Эчке эшләр министрлыгыннан белдерелүенчә, Уфадагы Җәмигъ мәчете төзелеше буенча ачылган җинаять эше ябылган. Әмма моның белән Башкортстан мөселманнары диния нәзараты риза түгел.

Исегезгә төшерәбез, берничә ел элек Уфаның Салават проспекты дигән урамында зур яңа мәчет төзелеше башланган иде. Аның төзелешен хәтта республика хакимиятләре дә үз күзәтүе астына алды һәм яңа мәчет Казандагы Кол Шәриф мәчетеннән дә зуррак булачак, дип белдерергә ашыкты.

Банкта махсус хисап ачып, яңа мәчет төзелешенә куәтле ширкәтләрдән, оешмалардан акчалар җыя башладылар. Бу изге эшкә хәтта бюджет өлкәсендә эшләүчеләр, укытучылар, балалар бакчалары хезмәткәрләре дә кушылды. Сәнгать осталары да төрле мәдәни чаралар оештырып, алардан кергән акчаларны уртак казанга салды. Нәтиҗәдә, баштагы чорга 300 миллионга якын сум акча җыелганлыгы турында әйтелде һәм төзелеш эшләре башланды.

Төзелеш эшләре республикадагы киң билгеле “Жилстройкомплектснаб” ширкәтенә ышанып тапшырылды. Әмма ике ел үтүгә мәчетнең төзелеше аның нигезләрен эшләүдән дә узмаган булып чыкты. Ә 106 миллион сум акча төзелеш ширкәтенең “үз чыгымнарыбызга” дигән финанс агымына күчерелгән, дип әйтелде. Шулай итеп хәйрия акчалары, комга сеңгән су кебек, юкка чыккан, ә эшнең юньләп башланмаганлыгы ачыкланды.

Башкортстан Хөкүмәтенең элекке рәисе Раил Сарбаев республика хокук саклау оешмалары мәчет төзелешендәге хилафлыкларны җентекле тикшерергә һәм гаеплеләрне җавапка тарттырырга тиеш, дип боерган иде. Ләкин күпмедер вакыттан соң, мәчет төзелешендә хилафлыклар юк, дип бу эшне мәхкәмәгә бирмәделәр. Ә бераз соңрак әлеге мәсьәләгә кире кайту турында хәбәр ителде.

Мәчет төзелешендәге акчалар чынлап та максатсыз тотылганмы, әллә инде монда кемнәрнеңдер шәхси мөнәсәбәтләрен ачыклау күренеше генәме – монысын тикшерү һәм мәхкәмә эшләре ачыклар, дип әйтелде. Әмма тикшерү эшләре тәмамланган һәм анда җинаять гамәлләре табылмаган булып чыкты. Хәзер Башкортстан мөселманнары диния нәзараты бу эшне ныклап яңадан тикшерүне таләп итәчәген белдерде.

Шул ук вакытта Уфадагы киң билгеле дин әһелләре яңа мәчет төзелешен туктатырга, йә булмаса һичьюгы аны башка җирдә төзергә киңәш итә. Шушы фикерне “Хәмзә” мәчете имамы Хәмзә Галләмов та хуплый. Салават проспектындагы мәчет акчалары урланды, аның урыны да хәзер нәҗесләнгән, пычрак, андый урынга мәчет төзү үзе үк зур гөнаһ, – ди Хәмзә хәзрәт, – Ул акчаларның урланганын Раил Сарбаев та, Мортаза Рәхимов та, Ирек Нигүмәтуллин да белделәр”.

Хәмзә хәзрәт Галләмов әйтүенчә, Уфадагы Салават проспектындагы мәчет төзелешенә акчаларны урлау ислам диненә кара тап төшереп кенә калмый, ә киләчәктә мәчет төзергә җыенган башка дин әһелләренә карата ышанычны да бетерә.

Республиканың элекке хакимиятләре Уфада Кол Шәриф кебек үк мәһабәт мәчет төзүне үзләренең намус һәм горурлык эше дип бәяли иде. Яңа президент һәм хөкүмәт бу эшкә нокта куярмы, әллә инде аның төзелешен дәвам итәрме, әлегә төгәл биллгеле түгел. Алай да Башкортстан Хөкүмәте каршындагы Дин эшләре комитеты башлыгы Вячеслав Пятков фикеренчә, Җәмигъ мәчете төзелеше дәвам ителергә тиеш. Аның сүзләренчә, бу мәчет Уфага гына кирәкми, ул бар төбәк өчен үзенчә матур бер символ-һәйкәл булачак.
XS
SM
MD
LG