Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Бушәһр станциясенең тыныч максaтта булуын таныды


АКШ дәүләт департаменты сүзчесе, Бушәһрдәге шимбә көнне ачылган атом станциясе турында ясаган чыгышында, "Иранның Бушәһр атом электр станциясенә атом ягулыгын Русия сала, димәк инде Иранның үз башына уран баетуга ихтыяҗы юк" дип әйтте.

АКШ дәүләт департаменты сүзчесе Дарби Һолладай шулай ук Русиянең Иран өчен төзегән атом станциясендә атом коралы җитештерү куркынычы тудырмавын дә әйтте. Шулай итеп Вашингтон әлеге атом станциясенең бары тик тыныч максатлы төзелүен таныды.

Ләкин АКШка беректәш ил Израил, Иран атом станциясенә атом ягулыгы салынуын "кабул ителгесез" хәл буларак атады. Израил Тышкы эшләр министрлыгы белдерү таратып, халыкара җәмәгатьчелеген Иранны атом тырышлыкларын туктату өчен санкцияләрне арттырырга чакырды.

21 августта БМО күзәтүчеләре һәм Русия вәкилләре катнашында Иранның беренче атом энергия станциясенә ягулык салын башлады.
XS
SM
MD
LG