Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембердә танылган шагыйрә Иделбикәнең иҗат кичәсе узды


Сембердә танылган шагыйрә, Татарстан язучылары берлеге әгъзасы Иделбикәнең 80 еллык юбилей тантанасы узды. Татар мәдәни үзәге бинасында оештырылган чарага халык бик күп җыелган иде.

Сембер татары аның тирән мәгънәле, камил шигърияте белән “Өмет” газеты аша танышып тора һәм горурлана да әле. Икенче сәбәп тә бар: юбилей алдыннан “Өмет” газетында да, “Мәдәни җомга”да да аның "Иҗат дөньясы һәм юбилейлар" дип аталган күләмле генә язмасы чыккан иде. “Мәдәни җомга” бу язмага Равил Фәйзуллинның “Иҗат итү – илаһи халәт, кеше акылының җиңүе тантанасы” дигән “мөһерле җөмләсен” дә өстәгән.

Чараның үзенә кайтсак, ул, нигездә, тәбрик сүзләреннән һәм Иделбикә сүзләренә язылган җырлардан торды, дияргә дә була. Кичәне мәдәни үзәкнең җитәкчесе Рамилә Сафина ачып җибәрде:

"Бүген без Татарстан язучылары берлеге әгъзасы, 7 китап авторы, 100дән артык җырлар язучы, Габделҗаббар Кандалый һәм Сәхаб Урайский исемендәге җирле премияләр лауреаты Иделбикә ханымның күркәм юбилее кичәсенә җыелдык", дип башлады ул.

Бәйрәмне Иделбикә сүзләренә язылган җырлар бизәде. Аларны җирле сандугачыбыз Әлфия Рамазанова, Казанда яшәүче якташыбыз Зөбәрҗәт Мостафина башкарды.

Иделбикә үз шигырьләрен укыды. Шулардан бер өзек китерик:

Җырларымда минем – тормыш үзе,
Үткәрелгән илһам күзеннән.
Мин гаепле түгел – дөнья үзе
Җыр чыгара минем күңелдән.

Җирле шагыйрләр дә тәбрик сүзләрен шигъри юлларга салганнар. Мәләкәстә яшәүче Равил Шәфигуллиннан бер өзек тәкъдим итәбез:

Сезнең белән сафланалар хисләр,
Күркәмләнә бара күңелләр.
Якын булсын барыр юлларыгыз,
Озын булсын сезнең гомерләр.

Бүген менә - туган көнегездә
Котлау сүзләремне бирәм дә,
Паравыма кайтып сезнең хакка
Сәҗдә кылырмын мин чирәмдә.

Кечкенә, әмма тирән эчтәлекле шигырьләре белән танылган Зөфәр Батыров та Иделбикәгә шигырь юллары юллый:

Күңелләре тулган чакта Иделбикә
Җырлый-җырлый моң эченә кереп китә
Шул чагында илһамы да килеп җитә –
Алынгансыз үрнәк булып яшәргә сез.

Казаннан Язучылар берлеге исеменнән Вакыйф Нуруллин белән Фоат Галимуллин да килгән иде. Фоат әфәнденең чыгышы аеруча җылы кабул ителде:

“Иделбикәнең төп үзенчәлеге – аның үзе турында кайгыртмавыдыр. Аның үзенә алган Иделбикә исеме дә тирән мәгънәле. Идел ул – татар халкы дигән сүз. Иделбикәнең кызы, үзе кебек талантлы шагыйрә, Лилия яшәгән Себер якларында да, Орхон-Енисей ташъязмасы табылган җирләрдә дә елгаларны Идел дип атыйлар.

Үзебезнең Иделме, Ак Иделме, Кара Иделме… Иделбикә язганнары – Җир анабыз авазы. Шуңа күрә аның иҗаты зур, аны халык кабул итә. Ул иҗатта халкыбызның моңы, уй-теләкләре, бүгенгесе, киләчәге чагыла. Үзегезнең шушы олуг юбилеегызга шундый чибәр, аек акыллы килеп җитүегез – үзе бер бәхет. Алга таба да сезгә иксез-чиксез бәхет бирсен Ходай”.

Чарада Иделбикәнең Алтай якларында яшәүче кызы, әнисенең шигырьләрен русчага тәрҗемә итүче Лилия дә катнашты. Ул да, әнисе кебек, бик тә талантлы кыз икән: шагыйрә генә түгел – рәссам дә әле.
XS
SM
MD
LG