Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сомали башкаласында кунакханәгә булган һөҗүмдә 30 кеше үтерелде


Сомалида хөкүмәт вәкилләре һәм депутатлары калган Могадишо кунакханәсенә булган һөҗүмдә 30 кеше һәлак булды.

Депутат Мөхәммәд Хәсән Reuters хәбәр агентлыгына ясаган белдерүендә, кунакханәгә кораллы кешеләрнең һөҗүм итүен әйтте.

Бинадан качып өлгергән кунакханә хезмәткәре һөҗүмне оештыручыларның берсе интихарчы булуын һәм үз өстендәге бомбаны шартлатуын белдерде.

Һөҗүм радикал әш-Шәбаб төркеме белән Африка Берлеге тынычлык саклау көчләре яклавындагы хакимият көчләре арасында барган бәрелешнең икенче көненә туры килде. Кичәге бәрелештә гади халыктан 30 кеше вафат, 100 кеше яраланган иде.

1991 елдан бирле Сомалида тотрыклык урнаша алмады. Әл-Каидә белән бәйләнеше булуы белдерелгән әш-Шәбаб радикал төркеме Көнбатыш яклавындагы хөкүмәткә каршы тора.
XS
SM
MD
LG