Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дагыстанда корылык сәбәпле гадәттән тыш хәл игълан ителде


Дагыстанда корылыктан зыян күргән 26 төбәктә гадәттән тыш хәл игълан ителде.

Итар-Тасс хәбәр агентлыгы Дагыстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгының июнь ае урталарыннан бирле дәвам иткән челлә сәбәпле 42 төбәктән торган Дагыстанның 26 төбәгендә гадәттән тыш хәл игълан ителүен белдерде.

Дөньяда иң күп ашлык җитештереп саткан Русия, корылык һәм илнең көнчыгышындагы янгыннар сәбәпле ашамлык сатуны 15 августтан башлап вакытлыча тыйган иде. Былтыр Русиядә 90 миллион тон ашлык җитештерелгән булса, быел 60-65 миллион тон уңыш җыелыр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG