Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның үз каналы өметләрне акладымы?


Татарстанда 20нче республика көненә әзерлек бара. Бу көннәрдә Татарстанның аерым канал алуга 10 ел, “Яңа гасыр” радио һәм телевидениесенең эфирда сөйли башлавына да 8 ел тулды.

20 ел элек ул көнне Татарстан республикасының дәүләт суверенлыгы турындагы декларациянең кабул ителүе турында искә төшерүчәләр сирәк. Әмма шул арада республика көне, һәм аның суверенлык еллары белән бәйле тагын берничә дата бар.

Рәсми хәбәрләргә караганда, моннан 10 элек иярчен аша тапшырулар алып баруны оештыру өчен Татарстанның радио-телевидение сигналын тапшыру үзәге оештырылды. Бу Татарстандагы гына түгел, иярчен аша бөтен дөньядагы татарлар өчен тапшырулар алып бару мөмкинлеге ачылды дигән сүз.

Моңа кадәр “Татарстан” телевидениесе һәм радиосы тапшыруларын федераль теле һәм радио каналлар биргән берничә сәгать эчендә генә биреп ала иде.

Шушы радио-теле тапшыру үзәге ешлыклар алган, иярчен аша чыгу өчен станция корган, кыскасы республиканың үз каналын эшләтеп җибәрү өчен бөтен техник эшләрне башкарган.

Ике елдан соң, республика көне алдыннан 26 август көнне “Яңа гасыр” иярчен теле һәм радио каналының беренче тапшырулары эфирга чыкты. Элекке “Татарстан” телевидение һәм радиосы нигезендә яңа ширкәткә хезмәткәрләр тупланды, җиһазлар алынды.

Татарстанның үз тәүлек буе эшләүче, хәтта иярчен аша сөйләүче телевидение һәм радио каналы барлыкка килгәндә, милли җәмәгатьчелек бик сөенгән иде.

Хәзер татарча тапшырулар артачак, тел үсәчәк, татарча кызыклы програмнар, фильмнар барлыкка киләчәк, дип уйладылар. Татарча театрларны, концертларны Мәскәү биргән бер-ике сәгатьтә генә түгел, теләсә күпме карап, тыңлап булачак, дип әйтүчеләр булды.
Иярчен канал булгач читтәге татарлар белән элемтәләр барлыкка киләчәк, дөнья буйлап сибелгән, чәчелгән татарларны Казан белән бәйләп булачак, дигән өметләр багланды.

8 елдан соң, “Яңа гасыр” телевидение каналы аңа багланган өметләрне акладымы?

Ерак Ташкентта да, Рига һәм Сургутта да татарлар Казанның тормышы белән танышып бара башлады. Хәзер “Яңа гасыр” каналын, иярчен, каядыр кабель челтәрләр аша ерактагы татарлар карый. Казандагы татарлар да, читтәге милләттәшләр турында күбрәк белә башлады. Каналда аерым төбәк татарларына багышлаган шәлкемнәр чыгып килә.

Хәзер татарча концерт һәм театрларны да теләгән вакытта карап була.

Соңгы вакытта Татарстанның иярчен каналы милли үзаңны үстерүгә багышланган тапшырулар ясый башлады. Хәзер җанисәп алдыннан яңа гасыр каналы “Без-татарлар” дигән шәлкем башлап җибәрергә тора. “Татар ашлары серләре” дигән яңа тапшыру башланып китте.

Әмма барыбер татар милләтчеләре Татарстанның иярчен каналында татарча тапшырулар аз, дип тәнкыйтләп килә.

Шушы көннәрдә каналда Татарстан иярчен каналының 8 еллыгы уңаеннан татар телевидениесенә багышланган аналитик сөйләшү булды. Анда “Яңа гасыр” ширкәтенең җитәкчесе урынбасары Миләүшә Айтуганова телне өйрәтүдә яшьләр, балалар, гаилә турындагы телетапшыруларның роле турында әйткәндә: "Тел гаиләдән башлана, телевидение бу эштә ярдәмче генә була ала", диде.
XS
SM
MD
LG