Accessibility links

Казан Мәскәү татарлары белән хезмәттәшлекне арттырмакчы


Мәскәү сабан туе
Мәскәү сабан туе

Республика көне алдыннан, 27 августта Мәскәүдә Русия һәм Татарстан дуслыгына багышланган якташлар форумы үтәчәк. "Татарстан-Мәскәү - бердәм гаилә" чарасы хезмәттәшлекне арттыру максатын куя.

"Быел элекке хезмәттәшлек һәм традицияләрне искә алып, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе татарлары белән гадәттәгедән зуррак очрашу оештыру турында килешенде", дип әйткән ИТАР-ТАСС агентлыгына Татарстан хөкүмәт җитәкчесе урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева.

"Концертлар, республика театрларының гастрольләре, рәссамнарның иҗат кичәләре булсын, Татарстан һәрвакыт башкала белән хезмәттәшлек итә. Ел саен Сабантуй бәйрәмен үткәрүне әйтеп торасы да юк. Безнең бәйләнешләр сәүдә-икътисади, фәнни һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы 1996 елгы ике яклы килешү белән ныгытылган", ди Зилә Вәлиева.

Аның сүзләренчә, элекке мөнәсәбәтләргә яңа сулыш өрергә вакыт җитте. Форум халыкара музыка йортында булачак. Анда Мәскәүдә яшәүче татарлар һәм мәртәбәле кунаклар чакырылган. Алар арасында билгеле татарлар, академик Ренат Акчурин, Роберт Нигъмәтуллин, армия генералы Мәхмүт Гәрәев, артистлар Марат Башаров, Чулпан Хамматова, җырчы Алсу, теннисчы Марат Сафин бар. Чарада Мәскәү шәһәре башлыгы Юрий Лужковны да көтәләр. Казаннан бара торган вәкилчелекне президент Рөстәм Миңнеханов җитәкли.

Программада "Яңарыш" фонды белән таныштыру, яңа чыккан китаплар күргәзмәсе, "түгәрәк өстәл"ләр, фикер алышулар каралган. Шулай ук Казан һәм Мәскәү сәнгать осталары катнашлыгында зур концерт программасы әзерләнә. Чара хезмәттәшлекне арттыруга багышланса да, 20нче республика көне алдыннан үткәрелә.
XS
SM
MD
LG