Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урман янгыннарының Русиягә зыяны 300 миллиард доллар дип исәпләнә


Экологлар хисаплавынча, Русиядәге урман янгыннарының зыяны 300 миллиард доллардан күбрәк.

Табигатьне саклап калу үзәгенең баш мөдире Алексей Зименко әйтүенчә, бу сан бары тик янгынның урманга китергән зыяны гына, аның ил икътисадына китергән зыяны тагын да күбрәк.

Быел статистик мәгълүматларга караганда, 900 мең гектар алан, шул исәптән 60тан артык дәүләт паркын үз эченә алган янгында 53 кеше вафат булган, 2500 йорт янган.
XS
SM
MD
LG