Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ташудан зыян күргән 3 мең кеше иминрәк җирләргә күчерелә


Пакстанның көньягындагы Синд вилаятендә яңа барлыкка килгән ташкыннан зыян күргән 300 мең кеше башка җирләргә күчерелә башлады.

җирле хакимият органнары биргән мәгълүматларга караганда, халыкның 70 % су астында калган өйләрен ташлап киткән. Кичә шул ук вилаятьтә 400 мең кеше күчерелгән иде.

Хәзергәчә Пакстанда булган су ташулардан 1600дән артык кеше һәлак булды. Табигый фаҗигадә шулай ук 17 миллион кеше зыян күрде.
XS
SM
MD
LG