Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда Тхатта шәһәрен су басты


Пакстанның көньягындагы Синг вилаятендә Тхатта каласында инде икенче мәртәбә буа агып шәһәрне су басты. Миллионнан артык кеше йортсыз-җирсез калды.

БМО илдә төрле чирләр таралуына һәм халыкның ач торуына борчылу белдерә. Оешманың һуманитар эшләре вәкиле Мартин Могванья ашыгыч чаралар күрелмәгән очракта төбәктә 72 меңләп бала ачлыктан үләчәк, диде.

Пакстанда инде икенче ай дәвам иткән яңгырлар һәм су ташулар сәбәпле 8 миллионлап кеше ярдәмгә мохтаҗ.
XS
SM
MD
LG