Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшьләрнең IV форумы башланды


Форум делегатлары
Форум делегатлары

Шимбә 28 август көнне Казанда тантаналы рәвештә IV Бөтендөнья татар яшьләр форумы ачылды. 550ләп делегатны һәм аларның якташларын җанисәптә татар булып язылырга чакырдылар.

IV Бөтендөнья татар яшьләр форумы чаралары инде җомга көнне ук башланса да, җыен үзе шимбә иртәсендә генә "Ак барс" яшьләр үзәгендә ачылды.

Пленар утырышны форумның җитәкчесе Руслан Айсин алып барды. “Ак барс” яшьләр үзәгенең залы тулы иде. Форумга 24 илдән 550ләп делегат килгән дип игълан ителде. Шулай ук, залда чакырылган кунаклар, милли хәрәкәт ветераннары да күренде.


Җыенга Татарстан парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, cпорт, яшьләр эшләре министры Рәфис Борһанов һәм башка рәсми кешеләр дә килде. Алар президиумга сайланды һәм чыгышлар да ясады.

Беренче булып форумда парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сөйләде. Ул республика көненең 20нче тапкыр үткәрелүен искә алды.

Мөхәммәтшин: "Суверенитет турындагы декларация конституциянең дә, Мәскәү белән килешүләрнең дә нигезе булды", дип белдерде. Җанисәпкә килгәндә, парламент рәисе: "Бу кампания - милли берләшү вакыты", дип әйтте.

Гомум алганда, бөтен форум җанисәп, татар булып калу темасына багышлана диярлек. Бу тема чыгышларда да яңгырады, секцияләрдә дә тикшерелде. Парламент рәисеннән соң хисап белән чыккан форум бюросы башлыгы Руслан Айсин да, бөтен яшьләрне халык санын алу вакытында татар булып язылырга чакырды.

Форум рәисе үзенең исәп-хисап чыгышында, төбәкләрдә актив эш алып барган яшьләрне искә алды, аларга рәхмәт сүзләрен белдерде. Шул ук вакытта ул үзенең һәм форум бюросы эшендә булган җитешсезлекләр, хаталар барлыгын да таныды.

Русча чыгышларга канәгатьсезлек


Форум җитәкчесе Айсин чыгышын русча-татарча ясады. Ул башта русча сөйләячәгенә гафу үтенде: "Залда булган башка милләт вәкилләрен хөрмәт итеп, мин чыгышымны урысча ясармын, татарча белән аралаштырып барырмын инде", диде ул. Моңа залда утыручылар канәгатьсезлек белдерде. "Татарча аңламаган 3-4 кеше өчен урысча сөйлисез, без башкаларны хөрмәт итәбез, үзебезне - юк", дигән тавышлар ишетелде.

Форум рәисеннән соң мөнбәр янына чыккан яшьләр эшләре министры Рәфис Борһановка исә тел тидерүче булмады. Ул чыгышын урысча башлап җибәрсә дә, аннары: “Бездә ике дәүләт теле булуын искә алып, чыгышымны татарча ясарга булдым”, дип куйды. Бу сүзләрне залда утыручылар дәррәү кубып, кул чабып каршы алды. Аннан соң да сәхнәгә чыгып татарча сөйләүчеләрне форумчылар алкышлый башлады.

Аерым алганда министр Рәфис Борһанов, "Татар яшьләре көннәре"н министрлык каршындагы "Идел" үзәге һәм Бөтендөнья татар яшьләр форумы белән бергә үткәрергә дигән тәкъдим кертте.

Аннан соң форумда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Закиров чыгыш ясады. Ул форумдагы җитди чыгышлардан соң, егетләргә кызларны күзләргә киңәш итте. "Аннан соң үкенерлек булмасын", дип шаяртты ул.

Ренат Закиров Бөтендөнья татар конгрессы башкарган иң уңышлы эш итеп, чит төбәкләрдән килүче яшьләрне Казандагы югары укы йортларына укырга кабул итүне атады.

Җитәкчелектә үзгәреш булырмы?

Руслан Айсин

Форумның пленар утырышында аерым төбәкләрдән килгән яшь җитәкчеләр дә чыгыш ясады. Төшке аштан соң форумчылар сөйләшүләрне аерым секцияләрдә дәвам итте. Шулай ук шимбә кичендә яшьләр "XXI гасырда татар милләтен саклап калу" дигән темага фикер алышырга тиеш иде. Якшәмбе көнгә исә форумның җитәкче органнарын сайлау планлаштырылган.

Кайбер мәгълүматларга караганда, форумда хәзерге җитәкче Руслан Айсин урынында башка җитәкчене күрергә теләүчеләр да булган, кулуарларда аның командасына тәнкыйть белдерүчеләр бар. Әмма барыбер Руслан Айсинның форум башлыгы булып калу ихтималы зур. Аңа каршы көчле көндәш турында әлегә ишетелгән булмады. Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да Руслан Айсинга бүләк тапшырганда: "Алкышларны лидерга ышаныч белдерү дип кабул итәргә була", диде.
XS
SM
MD
LG