Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда IV Бөтендөнья татар яшьләре форумы үтте

27-30 август көннәрендә Казанда IV Бөтендөнья татар яшьләре форумы үтте. Төрле илләрдән җыелган татар яшьләре Казан кирмәненә сәяхәт кылды, түгәрәк өстәл, дискуссияләрдә катнашты һәм төрле секцияләргә бүленеп, милли проблемнарны хәл итү турында сөйләште. 29 августта форум делегатлары Кырлай музеенда булды һәм Арча районының 80 еллык юбилей бәйрәмен тамаша кылып, татар халык уеннарын уйнап кайтты. 30 августта алар бәйрәм көне уңаеннан оештырылган чараларда катнашты, ә 31 августта кире туган якларына юл алды.

дәвам

XS
SM
MD
LG