Accessibility links

Кайнар хәбәр

Саакашвили: "Русиядә сугышлар сайлау вакытына туры килә"


Бу атнада Русиянең Көньяк Осетия белән Абхазия бәйсезлеген тануына ике ел тулды. Русия-Грузия арасындагы мөнәсәбәтләр әле дә киеренке кала. Русия тарафыннан басып алынган яки җәберләнгән халыкларда русларга карата нәфрәт уянуы гадәти күренеш.

Грузия президенты Михаил Саакашвили әйтүенчә, гәрчә Грузиядәге хәлләрне Балтыйк буе илләре яки Көнчыгыш Европа белән чагыштырып булса да, грузиннарда алардан аермалы буларак, рус халкына тискәре караш сизелми.

Шуңа да карамастан, Мәскәү белән Тифлис арасындагы мөнәсәбәтләрне киеренке дип кенә атау аз. Саакашвили фикеренчә, хәлләр тагын да катлаулырак.

“Русия безгә басып кереп 20% җиребезне алды. Бер ил икенчесен шулай басып аны контрольдә тотарга тырыша икән, кайсы ил моңа түзеп тора?”, диде ул “Эхо Москвы”га.

Әлбәттә, Русия гомер-гомергә барысын да үз итәк астына җыярга омтыла. Саакашвили моны Русиянең тарихи яктан империягә омтылуы белән аңлата. Ул бу очракта гади халыкны түгел, ә нәкъ Русия дәүләтен истә тотуын әйтә.

“Русия бик тиз үзләштерә, әмма үзләштергәнне карый белми. Ә Грузиягә килгәндә, ул инде үзләштерүдән шул карау дәрәҗәсенә күчте, шуңа аның көн дә диярлек проблемнары чыга һәм бу гадәти”, ди Саакашвили.

Билгеле булганча, ике ел булган сугыштан соң Мәскәү Көньяк Осетиягә зур ярдәмнәр вәгъдә итсә дә, ул төбәкләрдә әлегә әллә ни алга китеш сизелми.

"Сугышлар сайлау вакытына туры килә"

Шунысы игътибарга лаек - Мәскәүнең әлеге “сугыш уеннары” нәкъ президент сайлавына туры килә. Саакашвили сүзләренчә, Путин ике тапкыр сайланганда да сугыш алып барды. Һәм сайлаулар нәкъ сугыш темасы чорында, Путинга дан җырлау белән үтте. Имеш, ул дошманнары үз урынына утырта.

“Хәзер кабат сайлау якынлаша һәм аңлавымча Путин тагын президент булмакчы. Бу юлы ул үз юнәлешенә ниндидер яңалык кертерме, билгесез, әмма бу мәсьәлә мине борчый”, ди Саакашвили.

Грузия президенты фикеренчә, Мәскәү, әлбәттә, һәрвакыт сугышларны башлау өчен ниндидер сәбәп таба. Һәм алда көтелгән Русия президентын сайлау алды кампаниясе кабат Грузиягә килеп тертелмәс дип өметләнә.

Көньяк Осетия президенты Эдуард Кокойты һәм Русия президенты Дмитрий Медведев
Мәскәү өчен уңайлы булмаган җитәкчеләр – имеш, "сәер җитәкчеләр"


Әлбәттә, Мәскәү Грузия белән Русия мөнәсәбәтләрендәге киеренкелекне беренче чиратта Михаил Саакашвили исеме белән бәйли. Ягъни ул тәхеттә китмичә торып кына Тифлис белән сөйләшүләргә бармаячагын әйтә.

Саакашвили фикеренчә, Русиянең тел төбендә ни булганы аңлашыла. Ягъни алар яңа президент булса, аның белән эшләве җиңел булачак дип өметләнә. Басып алган җирләргә дәгъва белдерүче булмаячак, чөнки Русия хәзер Көньяк Осетия һәм Абхазия бәйсезлеген танысын өчен Науру кебек өченче илләргә 50 миллион доллар түләргә мәҗбүр булса, аннары инде ул әлеге акчаларны Грузия президентының кесәсенә генә тыгачак.

Саакашвили белән әлеге адым барып чыкмау сәбәпле, Мәскәү беренче чиратта дөнья җәмәгатьчелеге алдында аны сәерлекләрен күрсәтергә тырыша. Грузия президенты фикеренчә, бу язмыш Мәскәүнең күңеленә хуш килмәгән һәр ил җитәкчесенә кагыла.

“Инде мине Мәскәүдә кемгәдер ошамаганнан соң 2004 елдан бирле сәер дип гаепли башладылар. Хәзер инде Беларус президенты Лукашенкога тотындылар. Ә Ющенконы инде бөтенләй җенле булды. Чиратта Молдова җитәкчесе тора. Русия фикеренчә, идарәгә психик яктан сәләмәт булмаган, сәер кешеләр килгән”, ди Саакашвили.

Грузия Совет заманыннан тулысынча арына

Ләкин ничек кенә гаепләмәсеннәр аның фикеренчә, инде кирегә юл юк. Чөнки сәяси һәм бизнес элита тулысынча Совет заманыннан китеп, яңа заманча тормышка яраклаша.

Саакашвили сүзләренчә, Грузия инде Совет иле тәртибеннән китте.

“Тагын өч-биш елдан Грузиядә ул чорны инде берни хәтерләтмиячәк. Хәтта Советлар Берлегенең кайчандыр булганы турында белмәсләр дә”, ди ул.

Моннан тыш ул Русиядә чәчәк аткан коррупциядән Грузиянең арына алуын зур өстенлек дип саный һәм ил моңа һәм җинаятьчелек үсешенә беркайчан да кире әйләнеп кайтмас дип өметләнүен әйтә.

“Иң мөһиме халык төшенкелеккә бирелмәсен, аның киләчәккә ышаныч югалмасын. Һәм нәкъ шушы хәлләр коррупция һәм җинаятьчелекнең тамырында ята да инде”, ди Саакашвили.
XS
SM
MD
LG