Accessibility links

Кайнар хәбәр

Министрга яла ягучылар хөкем ителде


Татарстанның Актаныш районы мәхкәмәсе республиканың эчке эшләр министры Әсгать Сәфәровка яла ягуда гаепләнгән Әзгәр һәм Лилия Әмирҗановларга хөкем карары чыгарды.

61 яшьлек Әзгәр Әмирҗанов һәм аның җәмәгате 58 яшьлек Лилия Әмирҗанова узган ел Чаллыда “Надежда Татарстана” дигән газет чыгара башлаган. Басманың беренче санында ук “Гудбай, Бабай...” һәм “Вся королевская рать, или Кто правит Татарстаном” язмалары чыгарылган. Прокуратура вәкилләре фикеренчә, беренче язмада автор Әзгәр Әмирҗанов Татарстан эчке эшләр министрлыгы һәм аның җитәкчесе Әсгать Сәфәровның исемен пычраткан.

Язмада Татарстанда “хакимияткә ошамаган кешеләрне җаваплыкка тарту инде бер тәртипкә салынган, республиканың эчке эшләр министрлыгы мәхкәмәне, прокуратураны үз кулына алган" дип язылган.

Икенче язмада исә, “Генерал Сәфәров теләгән һәркемгә каршы компромат җыеп, аны төрмәгә яки җүләрләр йортына яба ала”, диелгән булган.

Әлеге басма 11,5 мең данә белән Башкортстанда бастырылган һәм Актаныш районында таратылган. Прокуратура вәкилләре фикеренчә, бу эшләр Татарстанның Дәүләт шурасына депутат булырга дәгъва иткән Әмирҗановларның кызы Гөлшатның абруен арттырыр өчен башкарылган.

Татарстан прокуратурасы Әмирҗановлар бастырган мәгълүматларның дөреслеккә туры килмәвен һәм язылганнарның эчке эшләр министрлыгы абруена тап төшерүен алга сөрә. Моны психолингвистик тикшертү дә исбатлаган. Җинаять эшен исә прокуратура министр соравы белән кузгаткан.

Җинаять эше кузгатылганчы, Сәфәров яла ягучыларга карата: “Үземә карата бер генә яла ягу очрагын да җәзасыз калдырганым юк. Сез Шашурин белән булган вакыйгаларны беләсез. Миңа үземнең намуслы исемем кыйммәт. Шуңа күрә беркемгә дә үземә яла ягуны гафу итә алмыйм”, дигән иде.

Быелның 15 февралендә ирле-хатынлы Әмирҗановлар Казанның Яңа Савин районы мәхкәмәсе тарафыннан җаваплыкка тартылган булган инде. Күчемсез милек сату-алу эшләрендә алдашу өчен Әзгәр Әмирҗанов 3 ел ярым, Лилия Әмирҗанова 4 ел ярымга ирегеннән мәхрүм ителгән. Әсгать Сәфәровка яла яккан өчен Актаныш районы мәхкәмәсе Әмирҗановларга булган җәзаларына яртышар ел ирегеннән мәхрүм итү җәзасын өстәде.

Әмирҗановлар үз гаепләрен танымый һәм басмада язылганнарның барысы да дөреслеккә туры килә, ди.

Берничә ай элек Татарстанда, ул вакытта президент булган Миңтимер Шәймиев шикаяте белән, аңа яла ягу һәм нәфрәт уятуда гаепләнеп аның элекке матбугат вәкиле Ирек Мортазин 21 айга колониягә хөкем ителгән иде.
XS
SM
MD
LG