Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таулы Карабах: килешүләр сүздә генә кала


Сишәмбе көнне бәхәсле Таулы Карабах җирендә булган кораллы бәрелешләрдә өч әрмән һәм ике азәрбайҗан хәрбие үлде. Әлеге хәл Көньяк Кавказдагы ике күрше ил арасындагы киеренкелекне тагын да арттырырга мөмкин. Бу атнада Азәрбайҗанга Русия президенты Дмитрий Медведев килергә тиеш.

Азәрбайҗан саклану министрлыгы кораллы бәрелешләрдә Әрмәнстан ягын гаепләде. Ягъни аларның хәрбиләре Таулы Карабахның төньягына узып азәрбайҗан көчләренә һөҗүм итәргә омтылуын белдерде.

Карабах хакимияте исә беренче адымны азәрбайҗан махсус көчләре ясавын әйтә. Шулай ук Әрмәнстан массакүләм мәгълүмат чаралары һөҗүм вакытында бары бер генә әрмән хәрбиенең яралануын язды.

Әрмәнстан саклану министры Сейран Оганян сүзләренчә, Азәрбайҗан һөҗүм башлап янә үзенең йөзен күрсәтте.

“Әмма без җавап биргәч алар качарга тотындылар һәм шул вакытта үлделәр”, диде ул.

Алиев, Медведев һәм Саргсян
Медведев килер алдыннан


Азәрбайҗан җирендәге әрмәннәр күпләп яшәгән бәхәсле Таулы Карабах өчен барган көрәштә бу соңгы көчле кораллы бәрелеш булды.

Ике ил бу җирдә берничә ел сугыш алып барды. Соңрак ул туктаса да, төбәкнең ахыргы статусы әлегәчә хәл ителмәгән һәм әледән-әле каршылыклары туа тора.

Соңгы бәрелешләр нәкъ Русия президенты Дмитрий Медведевның 2-3 сентябрьгә планлаштырылган сәфәре алдыннан туры килде.

Әлеге сәфәр кысаларында Таулы Карабах мәсьәләсе дә кузгатылмыйча калмастыр.

Азәрбайҗан президенты Илһам Алиев һәм Әрмәнстан президенты Серж Саргсян катнашлыгында Таулы Карабах турында сөйләшү соңгы тапкыр Медведев белән бергә Петербурда булган иде.

Әлеге очрашу узып бер көннән соң Таулы Карабах чигендәге атышларда дүрт әрмән һәм бер азәрбайҗан хәрбие үлә. Соңрак Алиев анда үлгән солдат Мөбариз Ибраһимовны “милли каһарман” дип атады.

Серж Саргсянның Таулы Карабахка сәфәре
Һәркем үз юлын сайлый

Азәрбайҗан хәрби өлкәсе турындагы мil.az интернет сәхифәсенең баш мөхәррире Җасур Сумеренли сүзләренчә, соңгы 3 айдагы бәрелешләр төбәктә хәлнең кискенләшүен күрсәтә.

“Шунысы игътибарга лаек, июнь аенда Мәскәү арадашлыгында Азәрбайҗан һәм Әрмәнстан арасында ут ачмау турындагы килешү бозылды. Ул чакта бәрелешләр булды. Хәзерге соңгы хәлләр шулай ук Медведевның сәфәре белән бәйле булырга мөмкин. Ләкин моның алай булмавы да ихтимал. Әмма солых турындагы килешү ешрак бозыла. Бу киләчәктә хәрби чараларның кабат башлануына китерергә мөмкин”, диде ул.

Медведев Бакыга килер алдыннан ике атна элек кенә Ереванда булып Саргсян белән килешү имзалаган иде. Аның нигезендә, Әрмәнстан иминлегендә Мәскәү гарант булып тора.

Таулы Карабах низагы киләчәктә зур сугышка әверелергә мөмкин дип борчылган Әрмәнстан хакимияте бу килешүне хуплады.

Энергия байлыклары шактый булган Азәрбайҗан үз хәрби өлкәсен үстерә һәм әледән-әле низагны көч кулланып хәл итәчәге белән яный.

Ләкин Азәрбайҗан җирендә булган Таулы Карабахта хәрби низаглар туган очракта, бу килешү нигезендә Русия кушыла алачакмы анысы аңлашылмый.

Кремльнең төбәктәге низагны хәл итү омтылышлары күз буяу гына да булырга мөмкин. Чөнки Мәскәү күптән түгел Азәрбайҗанга хәрби корал саткан дигән сүзләр таралды. Русиянең рәсмиләре моны кире кага. Алар Мәскәү тотрыклы булмаган төбәкләргә корал сатмавын әйтә.
XS
SM
MD
LG