Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда коррупциягә каршы “көрәш” дәвам итә


Башкортстанда район һәм шәһәр башлыклары “үз теләкләре белән” вазыйфаларыннан китсә дә, аларга эш табыла: Дүртөйле районы башлыгы Равил Дәүләтов, Гафури районы башлыгы Әхәт Шаһиев экология министры урынбасарлары итеп билгеләнде.

Дүртөйле районы һәм шәһәре хакимияте башлыгы Равил Дәүләтов узган атна ахырында “үз теләге белән” вазыйфасыннан киткән иде. Эш шунда ки, Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов август уртасында ук аңа әлегечә эшләвен дәвам итсә, башка урынга күчәргә киңәш биргән иде. Равил Дәүләтов коммуналь түләүләр өчен агымдагы елда бурычның 140%ка үсүе, ут һәм газ өчен түләүдә күп миллионлы бурычлар һәм башка җитешсезлекләр өчен тәнкыйтьләнгән иде. Рәсми мәгълүмат чаралары аның урыныннан китүен шуның белән аңлата.

Рәсми булмаган чыганаклар моның сәбәбен Дәүләтовның райондагы эшмәкәрләр белән булган каршылыклардан күрә. Эшмәкәрләр район җитәкчесенең эшеннән китүен алардан һәрдаим акча җыеп торганы, коррупциягә батканы белән аңлата. Алар бу хакта президентка да хәбәр иткәннәр.

Равил Дәүләтов президент киңәше белән урыныннан китте һәм зур вазыйфага билгеләнде. Хәзер ул экология министры урынбасары булып эшләячәк.

Гафури районы башлыгы Әхәт Шаһиев та урыныннан очты. Элегрәк хәбәр итүебезчә, ул бер эшмәкәр белән каршылыкка кергән иде. Чит илләрдән инвестицияләр алып авыл хуҗалыгын күтәрә башлаган эшмәкәрдән район башлыгы акча таләп иткән. Тегесе түләүдән баш тарткач, фермаларына һөҗүмнәр оештырган, төрле яклап басым ясый башлаган. Шуннан соң эшмәкәр хакимият җитәкчесен резин ядрә ата торган корал белән атып яралаган иде. Эшмәкәргә җинаять эше ачылган. Инде хәзер Гафури районы башлыгы Әхәт Шаһиев вазыйфасыннан алынды һәм ул да экология, табигатьтән файдалану министры урынбасары итеп билгеләнде.

Чиратта – Зилаер һәм Илеш районы җитәкчеләре. Зилаер районы хакимияте җитәкчесе Юнир Вәлиев рөхсәтсез урман кистерүдә гаепләнә. Илеш башлыгы Илдар Мостафин “Илешсөт” ширкәтенә рейдер һөҗүмендә шаһит буларак катнашкан. Алар кайсы министр урынбасарлары булып китәр – киләчәк хәбәрләребездә.
XS
SM
MD
LG