Accessibility links

Кайнар хәбәр

Менделеев кызы баянда уйнап көйләр яза


Күптән түгел “Кызган таба” тапшыруы авторы Татарстанның иң яшь һәм иң кечкенә районнардан саналучы Менделеев төбәгендә булды. Анда без 18 яшьлек автор-башкаручы Илмира Нәгыймова, “Талларым”, “Бигәш” ансамбелләре иҗатлары белән таныша алдык.


Казаннан Менделеев районына барыр өчен без 240 чакрым юл үттек. Бу төбәкнең табигате үзенчәлекле, Чулман елгасы, Түбән Кама
Менделеев районы су буйлары, Түбән Кама сусаклагычы
сусаклагычы үзенә күрә бер матурлык өсти. Монда яшәүчеләр гүзәл туган якларына багышлап җырлар җырлаганнар һәм хәзер дә җырлыйлар икән. Аерым алганда, бу эшне күбрәк Менделеев шәһәрендә эшләп килүче “Талларым” ансамбле башкара.

“Туган як” дигән җырлары районның гимнына әйләнгән, аның көен 18 яшьлек автор-башкаручы Илмира Нәгыймова язган.

Менделеев районы Ижевка авылында туып-үскән Илмира “Ягымлы яз”, “Йолдызлык” кебек республика күләм җыр бәйгеләрендә алдынгы урыннар яулый. Ул кечкенәдән җырлап үсә, бер ел элек шигырьләр һәм аларга көйләр яза башлый, баянда уйный.

Без Менделеевскида булганда ул авылда иде. Көзгә Казанга укуын дәвам итәргә киләчәк. Шуңа күрә бәлки әле Илмираны Казан студиясе аша да ишетә алырбыз, чөнки ул бар сәләтен кулланып татар эстрадасында үз урынын табырга омтыла.
Илмира Казанда
Гомумән Менделеев районы мәдәният-сәнгать ягыннан булган бар мөмкинлеген күрсәтергә тырыша. Иске Гришкин авылының бөтен республикага билгеле “Бигәш” керәшен ансамблен генә алыйк. Алар Казан янындагы Крутушка бистәсендә 27-29 августа үткән этник музыка фестивалендә дә катнашты. “Бигәш”леләр Мубай, Зөлфия Камалова белән бергә чыгыш ясады.
"Бигәш" ансамбле бәйрәмгә әзерләнә
Болардан тыш ансамбльдә студент егет-кызларны күрдек. Авыл ансамблендә яшьләр дә бар. Барсы да махсус тегелгән милли киемнәр кигән, җырлап-биегәндә аяк асларыннан тузаннар чыга.

“Бигәш” ансамблен Валентина Манакова җитәкли. Алар ел саен Мамадыш районында үткән “Питрау” бәйрәмендә, шуңа охшаш башка милли бәйрәмнәрдә катнаша икән.
XS
SM
MD
LG