Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израил Газзә Сызыгында җир асты юлларына һөҗүм итте


Израил хәрбиләре соңгы көннәрдә Газзә сызыгына булган һава һөҗүмнәрен арттырды. Һава һөҗүмнәрендә ике фәләстинленең һәлак булуы белдерелә.

Һөҗүмнәрдән берсе Мисыр чигенә якын Рәфахтагы туннельлардан берсенә юнәлдерелгән.

Изарил ягы әлеге җир асты юллары аша Мисырдан Газзәгә әйберләр җибәрелүен алга сөрә.

Моннан элек Газзә сызыгыннан Израил ягына ракета һөҗүме булуы белдерелгән иде. Әлеге һөҗүмдә Израил ягына зыяны булмаган.

2 сентябрьдә АКШ арадашчылыгында Вашингтонда тынычлык сөйләшүләре башланган иде. Ләкин Газзә сызыгында хакимиятне үз кулында тоткан Хaмас хәрәкәте әлеге сөйләшүләргә ризасызлык белдерә.
XS
SM
MD
LG