Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарча “мультик” дөньяга чыга


"Кисекбаш" халыкара танылу ала
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:05 0:00
йөкләү

“Татармультфильм” берләшмәсе “Мир” кинотеатрында “Татарстандагы анимацияле кинематографның үсеше, проблемалары һәм чишелеш юллары” дигән темага матбугат очрашуы үткәрде. Марат Ганиев, Сергей Киатров катнашкан бу чарада Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә күрсәтеләчәк “Кисекбаш” мультфильмыннан өзекләр карау да насыйп булды.

Татар мультфильмы милләтне коткаручы бер могҗиза буларак тансык. Ул милли рухны балаларга кече яшьтән үк сеңдерә ала. Бигрәк тә ул чын милли рухлы, халыкчан булса, халык иҗатын, туган телне, матур гадәтләребезне балаларга җиткерә алса. Татарстан мәдәният министрлыгы, “Татаркино” берләшмәсе ярдәмендә бер төркем фидакарь затлар шуны изге эшкә тотынганнар.

Белгечләр әйтүенчә, чит ил мультфильмнарында бала психикасын бозучы кадрлар кулланыла. Русия һәм Америка мультфильмнарын чагыштырып, психологлар берничә нәтиҗә дә ясаган. Беренчедән, макталган “Дисней”ныкылар балаларны интеллектуаль яктан артта калдыра икән. Икенчедән, алар кайвакыт кешене кансызлыкка, әшәкелеккә өйрәтә. Сугышу, атышу, динозаврларның бер-берсен ашавы эзсез югала алмый дигән сүз. Өченчедән, психолог әйтүенчә, Америка мультфильмнары интим яктан да “алга киткән”.

Мәсәлән, хатын-кыз күкрәге биредә зуррак күрсәтелә, күзгә ныграк ташлана, ди. Белгечләр моның ише вак-төяк булып күренгән детальләрнең шактый күп икәнен искәртә. Аның каравы, мода!

Марат Ганиев
Ләкин якын арада мода җиленең башка якка үзгәрүе бар. Г.Тукай әсәре буенча куелган “Кисекбаш” - татар мультфильмының яңа баскычы. Аны өч телдә карап була – татарча, русча, инглизчә. Режиссерлары – Сергей Киатров белән Марат Ганиев. Музыкасын Резеда Ахиярова язган. Җырларны Рөстәм Асаев башкара. Биредә 15 рәссам эшли. “Кисекбаш”ның премьерасы VI Халыкара Казан мөселман киносы фестивалендә булачак.

Тагын фестивальдә “Бала белән күбәләк”, “Кызыклы шәкерт”, “Эш беткәч уйнарга ярый”ны карага мөмкин булачак. Алары кыскарак. Хәзер “Татармультфильм” берләшмәсе “Кәҗә белән сарык” әкиятен төшерү өстендә эшли. Тик әлеге мультфильмнарның кайчан сатуга чыгачагы билгесез.

Мультфильмнар төшерү башлангач, 12 әсәрне Тукай әкиятләре буенча, бөек шагыйрьнең 125 еллыгына чыгару тәкъдимен республика хөкүмәте хуплап, тиешле ярдәмне күрсәткән. Марат Ганиевның тәкъдиме белән Туфан Миңнуллин фильмнарның милли рухы, Тукайга тәңгәллеген тикшереп, бәяләп тора икән.
Сергей Киатров


Анимация чаралары турында төрле оешмалар турында төшерелгән җитди фильмнарда да кулланыла икән. Тәкъдимнәр булса, һичшиксез, хезмәттәшлек итәчәкбез, дип ышандырды “Татармультфильм” җитәкчесе Марат Ганиев.

"Совет чоры мультфильмнарын сагынабыз, ләкин ул еллар мәктәбе, кызганычка, югалды”, диде ул. Марат Ганиев әйтүенчә, хәзер профессиональ база булдырырга кирәк. Шул очракта мультипликация Татарстан кинематографиясенең визит карточкасына әйләнергә мөмкин.

Яшереп тормыйк, инглизчәне киләчәк белән, татар телен үткән заман белән бәйлибез. Күпләр аны әбиләр теле дип саный. Валерия Мищеренко татар телендә интерактив уеннар булмауны зур минус дип атады. Ул балаларны татар теле белән кызыксындыру, телне үстерү өчен әлеге уеннарның һәм анимациянең әһәмияте турында сөйләде.

Туфан Миңнуллин
Анимацияле әсәрләрнең баш редакторы, Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллин болай дип белдерде: “Тукай әсәрләренең мультфильм рәвешендә таралуын күптән көткән идек. Үзем мультфильм карарга үлеп яратам. Яшь чакта күргәннәре дә һаман истә”.

Миңнуллин әйтүенчә, мультфильм теле бала күңеленә нык тәэсир итә. Кайчак олы кеше дә үз-үзен карап туя, образын күрәсе килә башлый. “Үзебезнең яңа төшергән мультфильмнарны бигрәк тә яратып карыйм, аларның киләчәге зур!”, диде Туфан Миңнуллин.

Гадәттә, кечкенә балалар мультфильмнарны әзсенә. Башланырга да өлгерми бетәләр, җитми кала, диләр. “Кисекбаш” та нибары 10 минут кына бара. Ләкин бу очракта, киресенчә, “Күп эшләгәннәр!” – дияргә мөмкин. Чөнки 1 секунд классик анимация төшерү 4 мең сумга төшә. Димәк, мильтфильмның 10 минуты 2,4 миллион сум дигән сүз! Ә “Татармультфильм”чылар секундын нибары 2 мең сумга эшли. Хезмәтләре табыш өчен түгел, мәдәният һәм милләт өчен. Татар мультиклары дөньяга чыкса, һәр татар баласына барып җитсә, милли тормыш бермә-бер үзгәрәчәк.
XS
SM
MD
LG