Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия белән Израил хәрби хезмәттәшлек турында килеште


Русия һәм Израил саклану министрлары озын мөддәтле хәрби хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куйды. Килешүне Мәскәүдә узган сөйләшүдән соң министрлар Анатолий Сердюков һәм Эһүд Барак имзалады.

Сердюков Израил һәм Русиянең күп кенә проблемаларга карашы бер яисә бик якын, һәм хәрби хезмәттәшлек янаган куркынычларга каршы торырга ярдәм итәчәк, дип белдерде.

Эһүд Барак исә, Русиягә дә, Израилгә дә исламчылар терроры яный, диде.
XS
SM
MD
LG