Accessibility links

Кайнар хәбәр

Министрларның финанс мутлыклары ачылды


Зиннәт Аллаяров
Зиннәт Аллаяров

Ике министр – Зиннәт Аллаяров белән Ринат Тимербаевның казна акчасын туздыруы ачыкланды. Әлегә аларга гаеп белдерелмгән.

Әле күптән түгел генә республика хөкүмәте җитәкчесе ярдәмчесе Тәлгать Абдрахманов бер миллион сум ришвәт белән кулга алынган иде. Аны, акчаны югары урыннарда утыручыларга тапшыру өчен арадашчы буларак биргәндә, кулга алган иделәр. Инде чиратта тагын ике югары дәрәҗәле кешенең хилафлыклары ачылды. Алар мәгариф министры Зиннәт Аллаяров белән социаль сәясәт министры Ринат Тимербаевлар.

Ринат Тимербаев бу вазыйфасына билгеләнгәнче Зиннәт Аллаяровның урынбасары булып эшләгән иде. Ул чорда алар мәктәпләр төзүдә тендер үткәрми “Уфатөзелешинвест” оешмасы белән генә эш иткән иде. Әлеге фирма аша төзелешләргә киткән акча арттырылып күрсәтелгән.

Мәсәлән, Дуван районының Ярославка мәктәбен төзегәндә 60 миллион сумнан артык акча киткән. Мәгълүматларга караганда, андый төзелешләрнең саны ике дистәдән артык булган. Ул акчаларның кем кесәләренә һәм күпмешәр шууы әлегә төгәл билгеле түгел.

Министрларга гаеп белдерелмәгән. Эчке эшләр министрлыгының икътисади җинаятьләрне тикшерү бүлеге башы Юрий Черницев сүзләренә караганда, әлегә хокукый бәя генә ясалган һәм алтмыш миллион сум казна акчасы туздырылуы ачыкланган. Шулай да бәйсез чыганаклар министрларның урыннарында калуы шикле дип ирештерә.
XS
SM
MD
LG