Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларус журналисты үлемен тикшерергә Европа белгечләре чакырыла


Беларус тышкы эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек оешмасы утырышында оппозициядәге журналист Олег Бебенин үлемен тикшерү өчен Минскига белгечләр җибәрү турында мөрәҗәгать итәчәкләр.

Беларуста оппозициядәге “Хартия-97” сайтына нигез салучы Бебенинның мәете узган җомга көнне җәйге йортында табылган иде. Тикшерүчеләр аның үз үзенә кул салганын белдерде.

Әмма Бебенинның гаиләсе һәм кеше хокуклары оешмалары рәсми аңлатмага ышанмыйча журналистның үлемен тикшерергә чакырды.
XS
SM
MD
LG