Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Романиягә чегәннәр программасы өчен акча бирә


Франциянең Европа эшләре министры Пьерр Лелуш Романиягә килеп хакимиятләрне илдәге чегәннәрнең социаль хәлен яхшырту планын кабул итәргә чакырды. Моның өчен Европа фондларыннан 1 миллиард еврога кадәр акча бүлеп бирелергә мөмкин, диде министр.

Европа эшләре министры белән Бухарестка бер көнгә шулай ук мөһаҗирлек эшләре министры Эрик Бессон да килде.

Бер меңләп чегәннең Франциядән Болгарстан һәм Романиягә куылгач, Романия аларга ярдәм итәр өчен Европада бердәм стратегия булдыруны сораган иде.

Бүген Европа парламенты Францияне чатырлар куеп канунсыз урнашкан чегәннәрне илдән кууны туктатырга чакырды.

XS
SM
MD
LG