Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Иранда яшертен атом корылмасы хәбәренә шик белән карый


Хәбәр агентлыклары Ирандагы оппозиция төркемнәренең "илдә яңа атом корылмасы төзелүе" турында чыгарган хәбәрләренә АКШ рәсмиләренең шик белән каравын белдерде.

Вашингтондагы Иран оппозиция төркеме сүзчесе Галириза Җафәpзадә 9 сентябрьдә ясаган матбугат чыгышында, Тәһраннан 120 чакрым ераклыкта бер тау эчендә Иран хакимиятенең яңа уран баету корылмасы төзүен фаш итте.

Иран оппозициясе әлеге корылманың Иранның яшертен рәвештә атом коралы булдыру максатында төзелүен алга сөрә.

АКШ рәсмие исә, АКШ идарәсенең Иранда тау эчендә яшертен бер корылма төзелүе турында күптәннән хәбәрдар булуын әйтте.

Шулай да АКШ рәсмие бу корылманың атом тырышлыклары өчен кулланылуы турында көчле дәлилләр булмавын белдерде.
XS
SM
MD
LG