Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тәһран оппозициянең атом корылмасы турындагы хәбәрен кире какты


Иран идарәсе бүген ясаган белдерүендә оппозиция төркемнәренең Тәһраннан 120 чакрым ераклыкта бер тау эчендә Иран хакимияте яңа уран баету корылмасы төзә дигән хәбәрен кире какты.

Иран атом идарәсе рәсмие Гали Әкбәр Салиһи, Тәһран хөкүмәтенең илдәге барлык атом корылмалары турында Халыкара атом энергия идарәсенә белдерүен, болардан кала башка бер атом корылмасы булмавын белдерде.
XS
SM
MD
LG