Татарстан башкаласында соңгы көннәрдә кызыклы чиратлар бәрәңге сатучылар янында һәм Дю Солей циркының билет сату нокталарында икән. Халыкның бәрәңгене күпләп алуы аңлашыла кебек, ул икенче икмәк санала. Ләкин циркка килгәндә хәлләр башкача, моны хәтта танылган журналистлар да әйтеп аңлатып бирә алмый.
“Билет алырга баргач шаккаттым. Аның кадәр чират булыр дип уйламаган идем. Кемнәр генә юк анда, әби-бабайлар, урта яшьтәгеләр, барсы да бар. Бәрәңге чиратын аңлыйм, ул кыш буе ашарга кирәк. Ләкин цирк билетларына мондый чиратны күрү сәер булды”, ди “Татарстан” телевидениясе алып баручысы Фирдүс Гыймалтдинов.
Нәрсә белән җәлеп итә соң Канададан килгә әлеге цирк?!
“Гаҗәпләнерлек, ис китәрлек бернәрсә дә юк диярлек. Анда техника, яхшы костюмнар, тере тавыш, уен кораллары, җанлы музыка, уйлап эшләнелгән тамаша уңай тәэсир калдыра. Мин әкияттә булган кебек булдым. Кереп утырып, ул циркны карый башлагач, үзеңнең шау-шулы шәһәр уртасында утыруыңны онытасың. Мораль яктан ял итеп, борчу мәшәкатьләрне онытып кайттым. Чөнки усаллык булмаган тамаша булды ул”, диде Гыймалтдинов.
Ул шулай ук Дю Солей чыгышларынының тулы бер сюжет сызыгы буенча баруын ошаткан, режиссерларның эшен югары бәяләде. Русия циркларының өзек-өзек номерларын кабул итеп бетермәвен әйтте.
Ләкин монда бәя мәсьәләсе күпләрне уйга калдыра. Билетлар 1300 сумнан башлап 9000 гә кадәр. Күпчелек урыннар уртача 2500-4000 тора.
“Бу очракта халыкның акчасы булмауда Дю Солей циркы артистлары гаепле түгел. Чөнки алар ул бәягә бөтен көчләрен биреп, чын күңелдән уйныйлар дип саныйм”, ди Фирдүс Гыймалтдинов.
Без танылган циркта тамаша кылган халык фикерләрен белергә булдык. Казан кызы Эльвира Дю Солейның CORTEO тамашасыннан канәгать калмаган.
“Бу цирк турында ишетеп белә идем. Ниһаять үз шәһәребездә дә күрергә насыйп булды. Мин Дю Солейга зур өмет баглап бардым. Күп кенә урыннарда трюклары аз иде. Чабып, очып йөрүләре артык булды, әмма кызыклы, тәннәрне өшетеп алырлык моментлар җитеп бетмәде. Ә башта кереп утыргач үземне әкияттәге кебек хис иттем. Бик матур сәхнә, серле зал. Шулай ук дус кызым да анда барды. Ул билетны сатып алмады, шуңа аңа цирк бик тә ошаган”, ди Эльвира Нуриәхмәтова.
Балык бистәсе районы Күки авылында яшәүче Альберт Бәдретдиновка да Дю Солейга бушка бару бәхете татый. Ул авылда газ җайланмаларын тикшереп торучы булып эшли. Районның газ белән тәэмин итү оешмасы аларга һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан популяр циркка билетлар бүләк итә.
“Безгә бик ошады, авылга кайткач әйтеп аңлата да алмадым ни күргәнемне. Бушка булгач, көтелмәгән бик зур бүләк булды. Мин үзем концертлар карарга яратмыйм, “Мунча ташы” карый алам. Ләкин бу башка төрле чара, акробатларның чыгышлары бигрәк тә истә калды”, ди Альберт Бәдретдинов.
“Үзегез сатып алыр идегезме?” дигән сорауга ул: “Бүген авылда өй төзим, акча бик кадерле. Мин билет алып бармас идем, авылдашлар да дөрес аңламаслар…”, дип җавап бирде.
Бу уңайдан Фирдүс Гыймалтдинов халык арасында таралган сүзне искә алды.
“Бу безгә ят, бу татарга кирәкми дияргә яратабыз”, ди ул. Ләкин монда татарга өйрәнерлек әйберләр шактый икән.