Accessibility links

Гүзәл затларга – “Диләфрүз” журналы


Галия Сәфәрҗанова (с) белән Дилә Мөхәррәмова (у)
Галия Сәфәрҗанова (с) белән Дилә Мөхәррәмова (у)

Уфада татар хатын-кызлары өчен “Диләфрүз ” исемле яңа журнал чыга башлый. Аның беренче саны шушы көннәрдә укучыларга барып ирешер дип көтелә.

Яңа басманың үзенчәлеге шунда – ул хосусый журнал булачак. Аның оештыручысы – Уфада яшәүче филолог, журналист Галия Сәфәрҗанова. Галия ханым Бишбүләк районы Дүсән авылы кызы. Бөре дәүләт педагогия институтының филологоия факультетын тәмамлаган. Русиянең төрле төбәкләрендә тормыш тәҗрибәсе туплагач, кире Башкортстанга әйләнеп кайткан, соңгы елларда Уфа газетларында эшләгән. Ә татар телендә хатын-кызларга журнал чыгару ниятен ул күптән йөрткән икән.

Галия ханым, соңгы вакытта әледән-әле яңа газет һәм журналлар пәйда булып тора. Сез дә, конкуренциядән курыкмыйча, яңа журнал чыгаруга алынгансыз. Бу уй-ниятләр ничегрәк туды?

Белүегезчә, Башкортстанда татар хатын-кызлары өчен татарча аерым журнал юк. Һәм, гомумән, татар матбугат басмалары бик аз: “Кызыл таң”, “Өмет” газетлары, “Тулпар” журналы гына. 1 миллионнан артык татар яшәгән республика өчен нәрсә генә инде бу. Без элекке елларда Казанда чыккан “Азат хатын” журналын алдыра идек. Мин кечкенә чагымнан хәтерлим әле – һәр санын көтеп ала идек. Аннан, “Сөембикә” исеме белән чыга башлагач та, авылда гел алдырып укыдык.

Мин үзем газетта эшләгән чагымда ук өлкән апалар да, яшьрәк буын да үзебезнең Башкортстанда татар телендә гүзәл затлар өчен “Сөембикә” кебек аерым журнал чыгарсак иде, дип гел мөрәҗәгать итеп, теләкләрен белдерә килде. Үзебезнең җирлектә, үзебезнең Башкортстан татар хатын-кызлары тормышын чагылдырган һәм аларга багышланган басма булдыру ихтыяҗы күптән өлгергән иде. Менә шул чакта мине язмыш талантлы журналист, якташым Дилә Мөхәррәмова белән очраштырды. Бергәләп уйлаша торгач, Аллага тапшырып, шушы журналны чыгара башлыйк дип, тәвәккәлләдек.

Башкортстан шартларында яңа матбугат басмасын теркәтү дә бик ансат эш түгел. Анысы ничек үтте?

Бисмилла әйтеп башлагангамы, бу мәшәкатьләр дә җиңел һәм тиз генә үтте. Аннан соң республикада саф сәяси-иҗтимагый җилләр исә башлау да үзенекен иткәндер. Киләсе елның беренче яртысына хәтта почта бүлекләре аша язылу өчен басмабызны каталогка да кертергә өлгердек.

Һәр яңа эшне башлау өчен финанс чыгымнар кирәк. Хосусый журнал чыгару да байтак акчалар сорыйдыр. Анысы ничек хәл ителә?


Журнал чыгару – җиңел эш түгел, әлбәттә. Әмма монда да уңай туры килеп торды. Халыкны эшкә урнаштыру үзәгендә яңа эш ачу өчен субсидия алу мөмкинлеге булуын әйттеләр. Менә шул мөмкинлектән файдаланабыз инде. Компьютерлар, башка техника һәм кирәк-яраклар алдык. Эшләү һәм иҗат итү өчен, барлык шартларыбыз да бар. Журналыбызны баштан ук бик затлы итеп чыгармаска булдык. Башта гади газет кәгазендә генә чыгарабыз. 32 битлек булачак ул, 8 бите төсле була. Соңрак, ныклап аякка баскач, журналыбыз “симерер”, калынаер да, төсле дә булып чыгар. Журналыбызның беренче санын укучыларыбыз шушы көннәрдә үк кулга алачак, Алла теләсә.

Иҗатчылар, каләм әһелләре җитәрлекме соң?


Бар, Аллага шөкер. Талантлы журналист кызларыбыз җитәрлек. Алар төрле яшьтә – өлкәнрәкләре дә, яшьләр дә бар.

Димәк, хатын-кызлар журналын да сылу кызларыбыз гына чыгарачак инде.

Шулай килеп чыга әлегә. Аның шулай булуы гаҗәп тә түгел, чөнки хатын-кыз турында аның үзеннән дә яхшырак белүче юктыр. Ләкин без журналда ир-ат язмалары урын алмас, дип кистереп әйтмибез, рәхим итсеннәр.

Басманы тарату мәсьәләсе ничек хәл ителер?


Киләсе ел өчен язылырга да мөмкин. Индексыбыз – 50635. Ә быелгы беренче саннарны почта бүлекләрендә һәм “Уфа-печать” киоскларында алырга мөмкин булачак. Әле почта элемтәсе белән сөйләшүләр алып барабыз.

Галия Сәфәрҗанова бик үҗәт һәм тәвәккәл рухлы кеше. Шуңа күрә дә аның алга куйган максатына ирешә алуы әлләни шикләр уятмый. Ләкин журналны оештыру белән генә эш бетми, аны укымлы итеп, кызыклы, мавыктыргыч итеп чыгару да кирәк бит әле. Журнал үз укучыларын табармы? Бу хакта аның баш мөхәррире Дилә Мөхәррәмова ни уйлый икән?

– Беренчедән, мин Диләфрүз исеменең нәрсә аңлатуын искә төшереп китәсем килә. Диләфрүз – фарсы сүзе. Сөекле, сылу, мөлаем, нәфис, күңелне үзенә тартып торучы, куандыручы, юатучы мәгънәләрен аңлата ул. Һәм безнең “Диләфрүз” дә укучы өчен дус та, куандыручы, терәк-таяныч та булыр, дип өмет итәбез. Шуңа күрә “Диләфрүз” журналында бары тик хатын-кызлар өчен иң кирәкле киңәшләр, файдалы язмалар, хатын-кызларыбыз яраткан хикәяләр урын алыр. Аннан соң гүзәл затларыбыз игътибарына аш-су әзерләү, бакчаны дөрес карау-үстерү турында да мәкаләләр байтак була. Кайсы хатын-кызның инде матур буласы килми? “Нәфислек киңәшләре” шәлкемендә үзеңне матур итеп карау-тәрбияләү хакында киңәшләр кызыклы булыр.

Без сәясәттән ерак булачакбыз. Ә менә спорт темаларын колачларбыз. Ни өчен дигәндә, соңгы елларда гүзәл хуҗабикәләребезнең дә бер өлеше футбол, хоккей кебек спорт төрләре белән кызыксына, бу уеннарны яратып карый.

Бездә “Сәламәтлек” сәхифәсе дә даими булачак. Анда без табибларны сөйләшүгә чакырып, алар белән төрле авырулар хакында әңгәмә корачакбыз. Аерым хатын-кыз табиблары киңәшләренә дә зур урын бирелер. “Бала һәм ана” шәлкемен дә укучыларыбыз көтеп ала торган булыр, дип уйлыйм.

Шулай ук гүзәл затларыбызның яраткан артистлары белән әңгәмәләр кызыксыну уята. “Яраткан артистыбызда кунакта” кебек шәлкем безнең уй-ниятләр букчасына салынган.

Ә инде һәр санда төп героебыз гади хатын-кыз булачак. Олы язмышлы гади хатын. Чөнки бүгенге тормышыбызда хатын-кыз гүзәл зат кына түгел, ә көчле зат та. Аларның һәрберсенең язмышы үзе бер китап язарлык. Анда фәһем дә, акыл да, тормыш сикәлтәләре дә бар. Бүгенге көндә мин үзем менә шушы сәхифәне башлап җибәрдем.

Беренче героебыз бик кызыклы һәм гыйбрәтле язмышлы ханым. Ул чит илләрдә – Венгриядә, Болгариядә, Согуд Гарәбстанында яшәгән. Ләкин бер көнне аның гөрләп торган матур тормышы челпәрәмә килә. Сөекле тормыш иптәшен югалта, өч бала белән ялгызы торып кала ул. Шундый хәсрәтле хәлләрдә дә бирешми, сыгылмый ул. Үзе машина йөртә, төрле эшләр башкара. Хәтта кечкенә баласын машинасының арткы утыргычына утыртып, Сочи кебек шәһәрләргә хәтле товар ташырга йөри.

Сез моңа кадәр эшләгән газетта да андый гыйбрәтле язмышлы кешеләр хакында язмаларга зур урын бирелә килгән иде. Андый язмалар кешедә үз-үзеңә ышанычны арттыра, шуңа да алар укымлыдыр.

Әйе, мин үзем 10 ел матбугатта эшлим инде. Һәм шушы ун ел эчендә халык белән бергә яшәлде. Көн дә укучыларыбыздан бихисап хатлар килде. Бик күп язмышлар күңел аша үтте. Шушы “Диләфрүз”не әзерләгәндә дә, язмаларыбызның һәр сүзе, һәр җөмләсе йөрәк түреннән чыгар һәм укучыларга барып ирешер дип, өметләнәм.

Максатыгызга ирешерсез, журнал аякка басар, дигән ныклы ышанычыгыз бармы?


Галия апа безнең бик оптимист кеше. Ул һәрчак катлаулы мәсьәләләрне дә уңышлы чишә, югалып калмый. Мин үзем, кем әйтмешли, чын иҗат кешесе, хисле кеше. Шуңа да тәвәккәллек, кыюлык та җитми, бераз куркып торам. Әмма, Галия апаның тырышлыгы белән безнең кызларның иҗат куәсе бергә кушылгач, эшебез уңышлы башланыр һәм без изге максатыбызга ирешербез, дип уйлыйм.

Дәүләттән ярдәм көтеп тормыйча, Башкортстан шартларында үз акчаңа яңа басма нәшер итү, татар матбугатын ишәйтү омтылышы мактауга лаек, әлбәттә. Кыю кызларга уңышлар юлдаш булсын, дип тели журналның киләчәк укучылары.
XS
SM
MD
LG