Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ имамы Корьән яндыру нәтиҗәләре турында кисәтә


Нью-Йоркта 2001 елның 11 сентябрендәге террор һөҗүмнәрендә җимерелгән манаралар урынына мәчет төзүне тәкъдим иткән имам Фәйзал Габдерәүф Корьән китабын яндыру мөселман дөньясында фаҗига китереп чыгарыр иде диде.

ABC News телевидениесенә Габдерәүф “Бу радикалларны көчәйтер иде. Бу Америкага һәм Америка мәнфәгатьләренә каршы террор һөҗүмнәре мөмкинлеген арттырыр иде”, - дип белдерде.

АКШның Флорида штатындагы бер кечкенә чиркәү башлыгы 11 сентябрьдәге террор һөҗүмнәрен искә алганда Корьән китабын яндырырга җыенуын белдерсә дә, соңрак Корьәнне беркайчан да яндырмаячагын әйтте.
XS
SM
MD
LG