Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төбәк җитәкчеләре “президент” булудан туктарга мөмкин


Мәскәү – Русиядә төбәк җитәкчеләре “президент” дип аталудан туктарга мөмкин. “Русия төбәкләрендә хакимиятләр төзелеше турындагы” канунга үзгәрешләр кертү турында канун өлгесе дүшәмбедә Русиянең дәүләт думасына тапшырылды.

Ингуш республикасының халык җыелышы әзерләгән бу документта төбәк җитәкчеләрен “президент” дип атамаска тәкъдим ителә.

Думаның Федерация эшләре һәм региональ сәясәт комитеты башлыгы Виктор Усачев моны “акыллы” тәкъдим дип атады. “Бердәм дәүләттә бер генә президент булырга тиеш, төбәк җитәкчеләре башкача аталырга тиеш. Ләкин моңа карап кына аларның җаваплылыгы үзгәрми” диде ул.

Федерация эшләре һәм региональ сәясәт комитеты бу канун өлгесен шушы атнада карарга җыена. Усачев фикеренчә, комитет аны хупларга тиеш.
XS
SM
MD
LG