Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Музыкаль десант”ның популярлык сере


30 сентябрьдә Казанда меңләгән тамашачы катнашында зур татар дискәтүге көтелә. Аны татар эстрадасының иң танылган проектларының берсе диләр. Ул нәрсә белән яшьләрне җәлеп итә соң?!


“Музыкаль десант” шоу-тамашасында 30га якын яшь җырчы булачак, 5 меңгә якын халык килер дип көтелә, ди оештыручылар. “Кызган таба” әлеге яшьләр проекты турында тулырак сөйләргә булды. Әңгәмәдә “десант”ны оештыручы “Барс Медиа” ширкәтенең матбугат үзәге хезмәткәре Наилә Хәбибуллина һәм яшь җырчы Гөлназ Солтанова катнаша.
"Эрмитаж" клубында 3 меңнән артык кеше, 2009 ел, Казан


Рөстәм Исхакый. Яшьләрне борчыган төп сорау, ни өчен быел “Музыкаль десант” Татарстан районнары буенча сәяхәткә чыкмады?

Наилә Хәбибуллина. Корылык һәм эссе һава торышы белән бәйле бу. Җәй коры килгәч халыкның күңеле дә көр булмады, аларны җыр-бию аз кызыксындыргандыр дип уйлыйм. Җырчыларыбызга да кызу кояш астында автобусларда сәяхәт итү уңайсыз. Кырыс шартларда иҗат итү, эшләү артистларга да начар тәэсир итә.

Җәйләр үтте, менә ниһаять, “Музыкаль десант”ны Казанда уздырырга уйладык. Һава торышы да яхшырды, район-авыллардан студентлар да шәһәргә килде. Быел “десант”ны оештырырга аерым ширкәтләр дә ярдәмгә итә. Ә инде яшьләрне монда бик күп танылган, шәп яшь җырчылар, төрле бүләкләр көтә.

Рөстәм Исхакый. Җырчылар арасында яңа йөзләр дә булачак. Гөлназ Солтанова шуларның берсеме?

Наилә Хәбибуллина. Әйе, тамашачылар радио-телевидение аша аның клипларын күреп, җырларын ишетергә өлгерде инде.
Азнакайда "Иртәнге манзара" клибын төшерү мизгелләре

Гөлназ Солтанова. Мин Бөгелмә шәһәреннән. Казан авиация институтын тәмамладым, аннан мәдәният һәм сәнгать университетына укырга кердем. Ирем бар, бала үстерәм. Тик үземне бер дә өлкәнәйтәсем килми, буй-сыным да килешле дип уйлыйм.

2008 елда “Йолдызлар фабрикасы”нда катнашкан идем, аннан соң бераз тәнәфес булды һәм менә хәзер инде төпләп иҗат белән шөгыльләнә башладым. Радиода ике җырым әйләнә, “Иртәнге манзара” һәм “Бүләк итәрмен”, аларга клип та төшердек.


“Иртәнге манзара”- беренче клибым, аның режиссеры Салават Миңнеханов. Салаватның “Онытма мине” клибы бик ошады һәм аннан миңа ярдәм итүен сорадым. Шуннан эссе җәйдә Азнакай якларындагы гүзәл табигать кочагында клип төшердек.
Гөлназның икенче сулышы ачылган вакытлары

Рөстәм Исхакый. “Иртәнге манзара” клибында син кайсы кыз соң? (елмая) Чөнки андагы тагын бер кыз белән бер-берегезгә бик охшаган идегез?

Гөлназ Солтанова. (елмая) Бу сүзләрне берничә кешедән ишетергә туры килде.


Наилә Хәбибуллина. Минемчә, бу клипта охшаш йөзләр булу яхшыдыр да. Тамашачылар кайсысы соң моның Гөлназ дип кабат-кабат карыйдыр.

Рөстәм Исхакый. Яңа һәм яшь җырчылар арасында тагын кемнәр чыгыш ясаячак?

Наилә Хәбибуллина. Минемчә моны әйтергә кирәкмәс, килгән кеше үзе күрер.

Рөстәм Исхакый. “Музыкаль десант”ны кемнәр алып барачак һәм бу проекттан быел нинди яңалык көтәргә?

Наилә Хәбибуллина. Алып баручылар Гөлназ Сәфәрова һәм Искәндәр Хәйруллин. Быелгы “Музыкаль десант” сценариясен Данил Сәфәров яза. Сер итеп кенә әйтте, тамаша вакытында каскадерларны да күрергә мөмкин булачак.
XS
SM
MD
LG