Accessibility links

Төзекләндерүдән соң Ватикан китапханәсе ачыла


Ватиканның мәшһүр китапханәсе галимнәр өчен янә 20 сентябрьдә ачылачак. Өч елга сузылган төзекләндерү барышында анда һавасы көйләнгән бүлмәләр ясалды һәм заманча иминлек чаралары булдырылды.

Католик чиркәве үзәгендә бик борынгы һәм кыйммәтле кулъязмалар саклана. Әле 1450-нче елларда папа Миколай Бишенче тарафыннан оештырылган шушы китапханә дөньядагы иң байларыннан санала. Анда, мисал өсен, иң борынгы Инҗил саклана, ул 325 еллар тирәсендә беренче рум падишаһы Константин кушуы белән язылган дип фаразлана.

Ватикан китапханәсе киң җәмәгатьчелеккә ачык түгел. Анда фәкать гыйльми эш алып барган галим-голамә генә керә ала. Моның өчен алар махсус рөхсәт алырга тиеш. Елына гадәттә 4-5 меңләп шундый рөхсәт бирелә.

Китапханәдән бер генә кулъязманы да алып чыгарга ярамый, анда шулай ук каләм, азык-төлек, хәтта эчәр су алып керү дә катгый тыелган.

Ватикан китапханәсендә төрле серле елъязмалар, кайчандыр эзсез югалган китаплар булуы турында төрле имеш-мимешләр дә киң таралган. Анда хәтта Казан ханлыгы чорындагы язмаларның да булу ихтималы фаразлана. Әмма бу әлегә расланмады.
XS
SM
MD
LG