Accessibility links

Кайнар хәбәр

Истанбулда төрки телле илләр саммиты башлана


Төрки телле илләр саммиты иртәгә Истанбулда башлана. 10нчы тапкыр оештырылган саммитта быел төрки илләрнең даими шурасын төзү мәсьәләсе каралачак. 2009 елда Нахчиванда узган саммиттан аермалы буларак, быел җыенда Төркмәнстан президенты да катнаша.

Шулай ук 16 сентябрьдә башланачак саммитта төрки телле илләр арасындагы хезмәттәшлекнең нигезен тәшкил иткән: энергия, икътисад, экология, иминлек, мәдәни өлкәдә хезмәттәшлек мәсьәләләре каралачак.

Җыенда аеруча Каспий диңгезендәге җир асты байлыклары һәм Карабах мәсьәләсенә игътибар юнәлдереләчәк.

Төрки телле илләр саммитында Азәрбайҗан, Казакъстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Төркмәнстан һәм Төркия рәсмиләре катнаша.

Саммитта Төркия, Казакъстан, Азәрбайҗан һәм Кыргызстан кул куйган килешү буенча төрки телдә сөйләшкән илләрнең даими шурасын булдыру мәсьәләсендә соңгы вәзгыять каралачак. Оешманың генераль секретарьлеге Истанбулда булачак һәм аны билгеләү әгъза илләр арасында алышынып торачак.

Төрки телдә сөйләшкән 300 миллион халыкны бергә җыячак шура төзү турындагы карар 2009 елның ноябрь аенда Нахчиванда узган Төрки телле илләр җитәкчеләренең 9 саммитында кылынган инде.
XS
SM
MD
LG