Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербурда 25 такырбаш эше мәхкамәгә тапшырылды


Петербурда милләтара нәфрәт белән җинаятьләр кылуда гаепләнүче 25 яшь кешегә карата тикшерү эшләре тәмамланды.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, Андрей Ленок 2007 елның җәй-көз айларында интернет аша 17-23 яшьлек егетләрне туплап Африка, Азия, Кавказдан килгән кешеләргә, шулай ук урыс булмаган Русия ватандашларына һөҗүмнәр оештырган.

Әлеге төркем 12 һөҗүм ясауда, 2 кешене үтерүдә, 1 кешене үтерергә маташуда гаепләнә.

Тикшерү нәтиҗәләре бүген мәхкамәгә тапшырылды.
XS
SM
MD
LG