Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лондонда Рим папасын үтерергә җыенган биш кеше тотылды


Лондонда Британиягә дәүләт сәфәре белән килгән Рим папасы Бенедикт XVI-ны үтерергә җыенуда гаепләнеп биш кеше тоткарланды.

Хакимиятләр әйтүенчә, махсус хезмәтләр Бенедиктка каршы һөҗүм әзерләнү турында хәбәр иткәннән соң, Лондон полициясенең террорга каршы бүлеге биш кешене кулга алган.

Аларның бишесе дә Британия ватандашлары диелә, әмма кайсы милләттән булулары һәм исемнәре әйтелми.
XS
SM
MD
LG