Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай Япония белән хөкүмәтара бәйләнешләрен туктатуын белдерде


Пекин – Япон мәхкәмәсе Кытайның балыкчы көймә капитанын сак астында калдыру карарын чыгарганнан соң, рәсми Пекин Япония белән хөкүмәтара бәйләнешләрен туктатып торуын белдерде.

Кытайның тышкы эшләр министрлыгы белдерүендә әйтелгәнчә, Япон мәхкәмәсенең бу карары ике ил арасындагы күп кенә уртак эшләргә, шул исәптән, сәүдә әйләнешенә зыян китерәчәк.

Кытайның балыкчы көймәсе ике япон чик саклау көймәсе белән бәрелешкәннән соң, кулга алынган иде. Бу хәл бер бәхәсле утрау янында булды.

Капитаннан кала башка балыкчылар иреккә чыгарылды.
XS
SM
MD
LG