Accessibility links

Кайнар хәбәр

Швейцария хөкүмәтендә хатын-кызлар күпчелектә


Швейцариядә җиде министрның дүртесе - хатын-кызлар. Бүген кичен парламент тагын бер министр урынына намзәт турында тавыш бирәчәк. Әмма хәзердән үк хатын-кызларның сайлау хокукы алуына 40 ел да узмаган килеш хөкүмәттә күпчелеккә ирешкәне күренә.

Швейцария хатын-кызларга тавыш бирү хокукын Европадагы иң соңгы ил булып 1971 елда гына бирде. Илдәге кантоннарның берсе – Аппенцель вилаяте хатын-кызларга үзендәге сайлауларда 1990 елга кадәр катнашырга рөхсәт итмәде.
XS
SM
MD
LG