Accessibility links

Кайнар хәбәр

Олылар балалар хакына җыелды


Рәсми мәгълүматларга караганда, бүген Русиядә тәрбиягә бала алган һәр өченче гаилә нарасыйны кире дәүләт оешмасына кайтара. 22 сентябрьдә Казанда “Балалар хакына бергә” дигән форум-күргәзмә ачылды. Белгечләр ятим балалар тәрбиягә алынсын өчен җәмгыятьтә аларга тискәре карашны үзгәртергә кирәк дип саный.

“Балалар хакына бергә” исемле форум-күргәзмәгә Русиянең 63 төбәгеннән 360 кеше әти-әнисе тарафыннан җәберләнүче, балалар йортында тәрбияләнүче балаларның тормышын яхшыртуга үз идеяләрен әйтте, проектларын күрсәтте.

Авыр хәлдә калган балаларны яклау фонды рәисе Марина Гардеева
Авыр хәлдә калган балаларны яклау фонды рәисе Марина Гардеева, форумда тәкъдим ителгән проектлар иртәгә үк эшли башлаячак дигән сүз түгел, әмма бүгеннән үк күп кенә балаларның тормышы яхшы якка үзгәрәчәк, дип белдерде.

Гүзәл Галиева
Фәннәр академиясендәге гаилә һәм демографияне өйрәнүче фәнни үзәк вәкиле Гүзәл Галиева, яңа гына өйләнешкән парлар тормышын тикшергәннән соң, яшьләр хәзер 1 яки 2 генә бала табып тәрбияләргә теләве ачыкланды, ди. Сораштыруларга караганда, гаиләләрнең күбесе 3 бала да үстерергә теләр иде, әмма моңа дәүләтнең материаль яктан ярдәм итүе җитми.

Балалар җәберләүне туктатуга багышланган күргәзмә-форумда беренче каналда барган “Пока все дома” тапшыруының алып баручысы Тимур Кизяков безнең җәмгыятьтә ятим балаларга, аларны караучыларга, тәрбиягә алучыларга караш гел үзгәреп тора, диде.

Тимур Кизяков
“Без һәрвакыт җәмгыятьтә, халык арасында дошманнарны эзлибез. Элек без ятим балаларны алдакчы, урлаучы, җинаятьче, кулына тәмәке тоткан сугыш чукмары итеп күз алдына китердек. Аннары бала йортында тәрбиячеләрне усал, балаларны кыйнаучы итеп тасвирлап фильмнар төшерелде. Соңрак, җәмгыятьтә баланы гаиләгә алучыларны җанварларга тиңләделәр. Болар барысы да аерым очраклар. Әгәр дә начар якны гына күрсәтсәк, әлбәттә, җәмгыять тәрбиягә бала алу проблемыннан йөзен борачак”, ди Кизяков.

“Тиздән синең балаң була” рубрикасы ярдәмендә алар 130 балага яңа гаилә тапканнар.

“Ата, ана һәм бала рольләре үзгәрде”

Балалар психологы Мәлик Сабирҗан, Советлар заманында җәмгыять кешеләрне саклый иде, ул вакытта идеология бар иде, дип саный. Ә хәзер базар мөнәсәбәтләренә күчкәч кешеләр арасында мөнәсәбәт тә үзгәрде, ди ул.

“Иске систем җимерелде, кешеләр алыш-биреш мөнәсәбәтләренә күчте. Халыкка бөтен әйберне дә сатып алырга мөмкин дигән фикер таратылды. Кешеләр, ата-аналар һәм балалар белән мөнәсәбәтләр дә үзгәрде. Ягъни, бала тудыру, баланы ташлап китү яки аерылышып яңа тормыш башлауга җиңел карый башладылар”, ди Сабирҗан.

Психолог сүзләренә караганда, бүгенге җәмгыятьтә ата-ана, бала рольләре элеккеге кысалардан чыкты.

Белгеч балаларның азгынлыгы проблемасын Европадан кергән "шәхес ирегендә" күрә.

Балалар психологы Мәлик Сабиржан

Европа илләрендәге кебек балага теләсә нәрсә эшләргә ирек бирү – баланы азындыра, мондый либераль дәүләтләрдә идеология юк. Ә тәрбия мәсьәләсендә илдә ниндидер бер идеология булу мөһим. Тоталитар җәмгыятьтә буйсындыру методы кулланыла. Бу да дөрес түгел. Менә шуның урталыгын табарга иде. Дәүләт либераль да, тоталитар да булмасын, әмма барыбер бер идеология кирәк”, ди Мәлик Сабирҗан.

Статистик мәгълүматларга караганда, Русиядә бүген балалар йортыннан тәрбиягә алынган һәр өченчесе бала кире кайтарыла. Моның сәбәбен, балалар психологы кешеләрнең акчага кызыксынуында күрә.

“Русиядә 90 мең ятим балалар йортыннан алынган булган, шуларның 30 меңе дәүләт оешмаларына кире кайтарылган. Ни өчен? Яңа ата-аналар бу балалардан аларны карау өчен дәүләттән акча вакытында җибәрелмәү сәбәпле баш тарткан. 2008 елдагы глобаль икътисади кризис аркасында Русиядә ятим балалар өчен түләүләр кимеде. Шуңа күрә күп гаиләләр балаларны кире бала йортына тапшырды”, ди Мәлик Сабирҗан.

Психолог тәрбиягә бала алуга җитди карарга, акчага гына кызыкмаска чакыра. Балага карата мәхәббәт хисе олы булырга тиеш, ди ул.

“Балаларның күңелләре болай да яралы, ә үзең турында гына уйлап, баладан икенче тапкыр гаиләсен тартып алу аның психикасын боза. Ул кечкенәдән үк дөнья белән акча идарә итә икән дип уйлап үсәчәк, рухи кыйммәтләрен югалтачак”, дип өстәде ул.

Ятим балаларга күңел җылысы җитми

Бүген түрәләр ятим балалар турында күп сөйләшә. Шулай да, рәсми саннарга караганда, бүгенге көндә Русиядә Икенче дөнья сугышы чоры белән чагыштырганда да ятим балалар саны югарырак. Илдә балалар йортында 700 меңләп ятим тәрбияләнә. Бу Русиядә бөтен балаларның 20% дигән сүз.

Хакимият, төрле оешмалар, шәхси эшмәкәрләр балалар йортларын төзекләндерә, акча да бүлеп бирә. Әмма “Олы йөрәк” проектын җитәкләүче Зөһрә Уразмәтова боларның күбесе оештыручыларның үзен күрсәтүгә, мактануга гына кайтып кала дип саный.

“Ятим балаларга күңел җылысы җитми, бер түрә дә балалар йортына барып, аларга мәхәббәтен бирми”, ди ул.

Зөһрә Уразмәтова балалар йортында еш кунак

Уразмәтова ятим балаларга игътибарын кызганмаучы Казан федераль университеты студентларын җыеп, даими рәвештә бала йортына барып, алар белән вакытын үткәрә. 24 сентябрьдә алар янәдән балалар йортына барырга тели, бу юлы университетның 1 курс студентларын да алып барачаклар.

“Әлбәттә, студентлар зур-зур бүләкләр ясый алмый. Әмма бу алай ук мөһим дә түгелдер, без аларны чын йөрәктән яратабыз. Кайберләре безгә хәтта “әти”, “әни” дип тә эндәшә”, ди ул.

XS
SM
MD
LG