Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай Пакстанга ярдәмгә 200 миллион доллар бирә


Кытай хөкүмәте су басуларда зур зыян күргән Пакстанга өстәмә 200 миллион долларлык ярдәм җибәрүен игълан итте.

Ярдәм сорап Пекинга АКШ мөрәҗәгать иткән иде. Кытай инде су баскан төбәкләргә 47 миллион доллар җибәргән иде.

Пакстанда су басып елгалар ташу сәбәпле 10 миллионлап кеше ярдәмгә мохтаҗ калды.

БМО Пакстанга тарихта иң зур күләмдәге 2 миллиард доллар ярдәм җыеп бирәчәген белдерде. Дөнья банкы һәм Халыкара валюта фондының Пакстанга 1.5 миллиард долларлык кредитлар бирәчәге мәгълүм.
XS
SM
MD
LG