Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә кеше гомере бәясе


Миасста Торнадо рок-музыкасы фестивалендә яшьләр төркеме тамашачыларга һөҗүм итте
Миасста Торнадо рок-музыкасы фестивалендә яшьләр төркеме тамашачыларга һөҗүм итте

Европа һәм Үзәк Азия илләре арасында иң күп яшь кеше Русиядә үлә. Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы 10-29 яшьлекләр арасындагы үлемнәрне беренче тапкыр тикшерде.

Русиядә 100 000 яшь кешенең 15.85% үтерелә. Тикшерүләрдән соң мондый нәтиҗәгә килгән Дөнья сәламәтлек саклау оешмасының Европа бүлеге, Русия - яшьләргә һөҗүмнәр күп булган илләр исемлегендә беренче тора, дип игълан итте.

Белгечләр бу мәгълүматкә үз фикерләрен өстәп, Русиядә дәүләт телевидениесендә көч куллану турында фильмнар һәм тапшыруларның күп булуы да моңа китерүче сәбәпләрнең берсе була ала, дип белдерде.

Кызганыч үлемнәр

Тикшерү уздырылган 53 илдә көн саен 40 яшь кеше үтерелә. Елына Европа кыйтгасы 15 мең чамасы яшь кешене югалта, дигән сүз.

Русиядән соң икенче урында Албания. Анда 100 000 яшь кешенең 11.2% һәлак була.

Өченче урында Казакъстан – 100 000 кешегә 10.66% үлем.

Ничек үтерелү дигәннән, Русиядә үлемнәрнең 40% пычак яки башка очлы әйбер белән чәнчеп үтерү нәтиҗәсендә була. 20 чамасы % - башка бәреп, шулай ук 20% - буып һәм 10% атып үтерелә.

Балаларны үз үзләрен үтерүгә нәрсә этәрә?

Үз үзләренә кул салган балаларны Русиядә санап баручы рәсми идарә юк. Аларны бу адымга җиткермәс өчен рухи ярдәм күрсәтүчеләр дә бик аз.

Русия үз үзләренә кул салган балалар саны белән дә беренчеләр исемлегендә.

БМОның балалар фонды (UNICEF) тикшерүе нәтиҗәләренә караганда, Русиядә яшь кызларның 45%, егетләрнең 27% кайчан да булса үз үзләрен үтерү турында уйланганын белдергән.

Сәетнең үлеме сораулар тудыра
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:05:34 0:00
йөкләү


Яшьләр арасында көч куллануның артуы Русия милициясен дә борчый. 6 октябрь көнне Мәскәүдә Тәртипсезлекләрне булдырмау комиссиясе утырышы үтәчәк.

Әмма эчке эшләр хезмәткәрләрен күбрәк үзләренә мөнәсәбәтнең начараюы борчый кебек күренә.

Бүген эчке эшләр министры урынбасары Михаил Суходольский “Интерфакс” мәгълүмат агентлыгына “яшьләрнең төркемнәргә җыелып сугышуы җәмәгатьчелекне куркыта, бигрәк тә аларның кайвакыт милиция киемен киеп сугышулары аеруча борчылу уята”, диде министр урынбасары.

Министрлык вәкиле Мәскәү өлкәсе, Петербур, Миасс, Ставропольдә булган сугышуларны булдырмас өчен чаралар планын әзерләү кирәк, диде.
XS
SM
MD
LG